8 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Әсфира Бикаева : “Балаларым күчтәнәч өчен дә акча сорый”
“Зарлы телефон”га Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән 84 яшьлек Әсфира Бикаева шалтыратты. “Мине берәр картлар йортына урнаштыра алмассызмы икән? Беркемем дә юк, йөри алмыйм, егылдым да берничә сәгать тора алмыйча яттым. Кадерсез кеше мин. Берәүгә дә картайгач минем көнгә калырга язмасын...” – дип елый-елый зарланды ул.
-
Алсу Әбелханова Элвин Грей белән җырлаячакмы? Үзе җавап бирде
Татар эстрадасында көн дә яңа исемнәр пәйда була. Әмма аларның бик азы гына халык хәтерендә кала. Үзен генә түгел, җырларын да телдән төшермәгән җырчылар исемлеге артык озын түгел. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова да шушы исемлеккә керер иде. “Пар алкалар”, “Мәхәббәтнең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” – бу җырларны һәм аларның башкаручысын халык беркем белән дә бутамый. Ә Алсу Әбелханова исә, беркайчан да югары үрләр артыннан кумадым, ди.
-
"Кызым ашатмый. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар"
Казанның Әбҗәлилов урамындагы бер йортта яшәүче Илгиз абый күптән түгел 66 яшен тутырган. Карап торышка бер дә ул яшьне бирмәссең. Битен сакал-мыек каплаган, маңгаенда сырлар үз юлын салган. Мин аны буранлы көндә очраттым
-
Татарстанда яшүсмер апасына пычак белән кадаган
(Әтнә, 7 гыйнвар, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә яшәүче имин булмаган гаиләдә фаҗига килеп чыккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.