7 июнь 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнгә Александр Сергеевич “килде”
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 220 еллыгына багышлап, китапханә янындагы чирәмлектә, укучылар өчен “Пушкинны бергә укыйбыз” дип аталган ачык шигъри микрофон үткәрделәр.
-
“Алексеевск чаң чыңлавы”нда булдык
Июнь аеның беренче атнасында Чирмешән храмнары прихожаннары, рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары һәм районыбыз казаклары Алексеевск поселогының изге Алексий храмы янында үткән “Алексеевск чаң чыңлавы – 2019” XVII чаң чыңнары фестивалендә катнаштылар.
-
Татарстан РФ төбәкләре инвестиция климаты рейтингында лидерлар өчлегенә керде
Яңартылган исемлектә 283,6 балл җыйган Мәскәү – беренче, Татарстан (283,3 балл) – икенче, Төмән өлкәсе өченче урынны били.
-
Чирмешәнлеләрне Премьер-министр тәбрикләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинны һәм барлык чирмешәнлеләрне Республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән милли бәйрәм – Сабан туе белән тәбрикләде.
-
Әккәрәйдән Лариса Трофимова “Ана даны” медале белән бүләкләнгән
Райондашларыбызга - Лариса һәм Тимофей Трофимовларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тантаналы шартларда “Ана даны” медале тапшырган.