6 август 2020 яңалыклары
-
Гөмбә белән агуланмас өчен киңәшләр
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге вәкилләре гөмбәне ышанычлы сатучылардан гына алырга киңәш итә.
-
Чирмешәнлегә үтерү белән янаган өчен җавап бирергә туры киләчәк
30 июльдән 5 августка кадәр районның полиция бүлекчәсенә 25 хәбәр кергән. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәннең Амур ягында олы юл яңарды
Чирмешәннең Амур ягындагы юлда рәхәтләнеп йөрерлек – монда, зур күпер белән ашлык кабул итү предприятиесе арасындагы урында, инде икенче кат яңа асфальт түшәделәр.
-
Түбән Кармалкада Калашников аллеясы бар
Николай Васильевич Калашников умартачылык белән шөгыльләнергә яратты. Нәтиҗәләре дә сөендереп торды. Балсыз яшәмәделәр, алай гына да түгел, якыннарына да өлеш чыгаралар иде. Әмма, пенсиягә чыккач, сәламәтләге какшады. Умарталар карарга да көче җитми башлады. Алар белән аерылушы аңа бик авыр булды.
-
Чирмешәндә урам утлары ник соң кабына һәм иртә сүнә?
Кич белән урамга чыксаң, күзгә төртсәләр дә күренмәслек караңгы. Бу уңайсыз һәм куркыныч та. Урам утлары ник соң кабына һәм иртә сүнә?
-
Чирмешән техникумында тирә-күрше район яшьләре дә һөнәр үзләштерә
Яңа уку елында Чирмешән аграр техникумында район егетләре һәм кызлары гына түгел, Яңа Чишмә районы, Самара өлкәсенең Шентала районы, хәтта Тольятти шәһәре яшьләре дә белем алачак.