6 август 2018 яңалыклары
-
“БИО-АГРО“ бөртеклеләр мәйданнарының яртысында уңышны суктырган да
Монда уракка бернәрсә комачауламый, тиз һәм сыйфатлы эшлиләр. Узган бер көндә генә дә 270 гектардан бөртек суктырганнар. Уҗым бодаеның гектарыннан уртача 24 центнер уңыш җыялар.
-
Чирмешән районында гадәттән тыш хәл игълан ителде
Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, Чирмешән районында һәм республиканың тагын 16 районында 3 августтан гадәттән тыш хәл игълан ителде.
-
Чирмешәнле бер егет Нурлат кызын “коллыкка“ алган
30 июльдән 5 августка кадәр район полиция бүлекчәсендә 27 хәбәр кабул ителгән.
-
Сочида Лазаревское бистәсендә һәлак булган малайны Аксубайда җирләделәр
Бу гаилә 2018 елның апрелендә генә Түбән Кама районы Ширәмәт авылына күченгән булган.
-
Татарстанда яшенле яңгырлар дәвам итәчәк
Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
-
Чирмешән районында сыер асраучыларга 6 миллион сумга якын субсидия акчасы бирелгән
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның чыгымнарын өлешчә каплау максатында савым сыеры асраучыларга быел да субсидия бирелгән.
-
Чирмешән автовокзалы каршында җәяүлеләр юлы ясыйлар
Район үзәгендә “Куркынычсыз юл йөрү” программасы буенча җәяүлеләр юлы төзелә. Титов урамы белән Техническая урамнары киселешеннән алып “Магнит” сәүдә үзәгенә кадәр җәяүлеләр тротуардан бара алачак.