5 декабрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр - Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты ияләре
Хезмәткә - хөрмәт
-
Андреевкада – мунча, Чирмешәндә өй янган
1 нән 2 нче декабрьгә, шимбә көннән якшәмбегә каршы төнге 12 ләрдә Андреевкада мунча януы хакында хәбәр алынган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча тулысынча ут эчендә була.
-
Яңа елны тыйнак каршыласак та ярый
Яңа ел якынлаша. Шуның билгесе буларак, инде урамнарда кичләрен гирлянда утлары җемелдәшә, бизәлгән чыршы һәм нарат агачлары күренә башлады. Боларның барысы да матурлык, халыкның кәефен күтәрү өчен эшләнә. Әмма бу “матурлыкның” нинди бәягә төшүен аңлап бетерәбезме икән? Мәсьәләнең рухи һәм идеологик ягын читтә калдырып, аңа матди күзлектән карыйк, табигатькә-экологиягә, халык сәламәтлегенә күпме зыян салынуын исәпкә алыйк.
-
“Сөлчә“ җәмгыятендә электр энергиясен узган елдагыдан ике тапкыр азрак кулланганнар
“Сөлчә” җәмгыятендә, узган елдагы белән чагыштырганда, быел электр энергиясен сакчыл файдалану 92 мең сум акчаны янга калдырган, ягъни чыгымнар ике тапкыр диярлек кимегән (2017 дә – 176 мең сум булса, быел, 11 айда – 85 мең сум).
-
Ивашкино кызы Татарстан данын яклаячак
Ивашкино авылыннан Дарья Дякону Идел буе федераль округында бокс буенча узачак ярышларда Татарстан данын яклаячак.
-
Чирмешән кадетларына спортзаллы янкорма өлгерә
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатына төзелүче янкормада, нигездә, эчке якта бизәү эшләре генә калып бара.
-
"Казан" һәм "Бигеш" аэропортларының исемнәре игълан ителде
Федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды.
-
Декабрьдә нинди яңалыклар көтелә?
ГМОлы ашамлыкларга махсус тамга суга башлаячаклар, ә әби-бабайларга пенсияне иртәрәк китерәчәкләр. Декабрьдә нинди үзгәрешләр көтә?