4 июнь 2025 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
-
Татарстанда тиздән һава торышы начарлана
Татарстанда бүген, 4 июньдә, кичен көчле яңгыр һәм яшен көтелә. Һава торышы шартлары начараю турында ТР Гидрометеорология үзәге кисәтте.
-
Корбан гаетенә бәйрәм табыны әзерләү өчен киңәшләр
Корбан гаете – мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе, бу көннәрдә корбан чалалар, һәр гаиләдә бу бәйрәмне зурлап уздыралар: корбан итеннән (гадәттә, сарык, сыер ите яки ат ите) мул табын әзерлиләр, ризыкларны туганнар һәм мохтаҗлар белән бүлешәләр.
-
Чирмешәнлеләрне Корбан гаетенә чакыралар
Районда Корбан гаете көнне мәчетләргә иртәнге сәгать 6га җыелалар.
-
Рафаэль Габдрахманов махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә
Чирмешән районында эшләгән Әлмәт табибы махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтә.
-
4 июньгә һава торышы
Чәршәмбе, 4 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.