3 август 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеның пленар утырышында катнаша. Утырышта Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим! Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим....
-
Хәния Фәрхи русча җырлаган ВИДЕОязма табылган
Соңгы вакытта Хәния Фәрхи турында күп сөйләнә, аның иҗаты, тормышы халык күз алдында. Сезнең игътибарыгызга Хәния Фәрхинең русча җырлаган видеосын тәкъдим итәбез. http://matbugat.ru
-
Иске Котыштан Анна табиб булачак, ул инде студент
Занькиннар өчен бу ел мәшәкатьлерәк, борчулы булды. Шөкер, йокысыз, тынычсыз көннәр артта калып бара - кызлары Анна мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлап медицина университетына укырга керде. Гаилә өчен мондый хәл - зур шатлык, горурлык. -Имтиханнар алдыннан әти-әни дә, мин дә нык кайгырдык инде, - ди быел яхшы билгеләренә күрә районда...
-
Чирмешән районында игеннәрне уттан сакларга өндиләр
Иген басуларында ут аеруча тиз тарала икән. Ялкынлы җил хәтта 12-15 метр киңлектәге каршылыкларны "сикереп" узарга мөмкин. Уракка керешкәндә болар хакында тагын бер кат искәртү зарур. Зур көч, чыгымнар куеп үстерелгән игеннәрне бәла-казасыз, югалтуларсыз җыеп та аласы бар. Шуның өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү - урып-җыю эшләрендә катнашкан һәркемнең бурычы....
-
Туймәтлеләр кыштан курыкмый
Быел табигать терлек азыгы әзерләүчеләрне әүвәл пошаманга салды, салкын көннәр, янгырлар болыннарда печән чабарга мөмкинлек бирмәде. Ниһаять, һава торышы яхшырды, көннәр җылынды, үләннәр дә күзгә күренеп калыкты. Халык та кем атына, кем машинага утырып болыннарга юнәлде. Туймәттә гомер итүче, тугыз баш мөгезле эре терлек асраучы Сөләймановлар гаиләсе дә бу көннәрдә...
-
Әккәрәйлеләрне “Су анасы” сыйлады
Әккәрәй авылы халкы зур өмә, бәйрәм ясап, Кече Сөлчә елгасы ярларын тәртипкә китерде. Ышанасызмы, юкмы, бу изге гамәлләре өчен, суда яшәүчеләр кешеләргә көймә тутырып ук тәм-томнар җибәргәннәр. Быел Россиядә игълан ителгән Экология елы кысаларында әккәрәйлеләр табигатькә менә шулай булышырга булганнар. Алтмышка якын кеше: укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, пенсионерлар, МЧСчылар, балалар...
-
ҖИР ҖИЛӘГЕННӘН КОМПОТ (рецепт)
Җир җиләге башка җиләк-җимешләрдән хуш исле булуы белән аерылып торадыр. Кышын бер банка компот капкачын ачуга аның хуш исе "җәйге болыннарны хәтерләтә". Компот ясау рецептлары төрле һәм һәркем үзенә теләгәнен сайлап ала. 3 литр банкаларны һәм капкачларын стерилиза́цияләргә һәм 1,5 бокал җиләк, кайнап торган су салырга, 10 минут тотарга, суын...
-
Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган
Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте. "Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга...
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО“ да уракка төштеләр
Бу хуҗалыкта урып-җыю эшләрен уҗым бодае кырыннан башладылар. Тәҗрибәле комбайнчы Олег Аверьянов 30 гектарда игеннәрне теземнәргә салган да. -Уҗым культуралары барлык бөртеклеләр мәйданнарының яртысын, 1500 гектарын били, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. -Алардан яхшы уңыш көтәбез. Башка комбайннарыбыз да эшкә әзер, игеннәрнең өлгергәнен генә көтәбез.