3 май 2024 яңалыклары
-
Татарстанда «Минем герой – минем гаилә» дигән акция уза
Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала. Бары тик социаль челтәрләрдәге аккаунтларыңда Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаиләң тарихы белән уртаклашырга гына кирәк. Язманы #МойГеройМояСемья хэштегы белән билгеләү шарт.
-
«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы дөнья күрде
Төркемнең максаты – яшүсмерләр колакчыннарында үз теләкләре белән кабызып тыңларлык татарча музыка булдыру.
-
Чирмешәнлеләр санитар-экологик икеайлыкта актив катнаша
Санитар-экологик икеайлыкның беренче яртысы узды да. Бу вакыт эчендә район буенча 280 кубометр чүп-чар чыгарылган, күмәк өмәләрдә 1463 кеше катнашкан, әлегә 187 агач утыртылган.
-
Татарстанга кабат кыш килде
Татарстанга кабат кыш килде. Республика шәһәрләрендә һәм авылларында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә фото һәм видеолар урнаштыралар.
-
Минем бабам фронтка самолет заводыннан киткән
Әтиемнең әтисе Мөшәрәф Заһретдин улы Заһретдинов Чирмешән районының Әмир авылында туган.
-
Помидор йомырка пешкән суны ярата
Ә кайбер яшелчәләргә ул бөтенләй килешми.
-
Татарстанда яңгыр һәм кар явачак, кинәт салкынайта
Бүген, 3 майда, Татарстанда температура фоны төшүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.