2 май 2017 яңалыклары
-
Халык, елый-елый, кабер ташларын торгызды – Бәчек авылы фаҗигасе
Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкының тетрәнү кичергән көннәре. Биредә зиратта инде өченче мәртәбә кабер ташларына зыян салалар. 2012, 2014 еллардагы хәлләрдән соң бераз тынычланган халыкның йөрәк җәрәхәте кабат яңарды. 30 апрель көнне авыл халкы кайсы аударылган, кайсы җимерелгән 93 кабер ташына тап була. Вандаллык актлары алдагы ике очракта да...
-
Чирмешәндә яшәүче сугыш ветераны Александр Чупахинга Президент бүләген тапшырдылар
Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырдылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 92 яшен тутырган Александр Чупахинга Президент күчтәнәчләрен һәм шәхсән үзенең бүләкләрен өенә илтеп бирде. Сугыш михнәтләрен күп күргән, сугыштан соң да 42 ел колхозда бухгалтер булып эшләгән ветеран мондый хөрмәтләүгә...
-
Чирмешән кунакханәсендә зур ремонт бара
Район үзәгендәге кунакханәдә капиталь ремонт бара. Төзүчеләр аны үзгәртеп кору эшенә үткән елның ахырында ук керешкәннәр иде. Кунакханәне яңа ел алдыннан кабат ачарга планлап торалар. Эшнең 60-70 проценты тәмамланган да. Бер шәхси эшмәкәр сатып алган кунакханәнең эчен тулысынча үзгәрткәннәр, биредә 60лап кешегә исәпләнгән 28 номер булачак. Электр үткәргечләр, җылылык, су,...
-
Элмәле кырларына чәчкечләр чыга
"Сөлчә" җәмгыятендә бүген арпа һәм солы чәчәргә керешәләр. Моңа кадәр 300 гектарда уҗым культураларын, 400 гектарда күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландырганнар, тырмалаганнар да. -Бөртекле культураларны соң чәчә башлау җирнең юеш булуы белән бәйле, - ди җәмгыять рәисе Хәмзә Хамматов. -Быел бит кар сулары җиргә сеңә барды. Хәтта тау сыртлары...
-
Чирмешән кешесе үги кызына карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепләнә
01 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның (Күтәмә авылы) аерым постыннан хәвефле сигналлар булмаган. Янгынчылар Бәркәтә, Иске Котыш, Түбән Чегодай авылларына янган чүпне һәм коры үләнне сүндерергә барганнар. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 63 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Бер атнада 5 юл-транспорт вакыйгасы булган, 4се -...
-
Синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә
Татарстанда җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. (Казан, 2 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстан районнарында һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, ди...
-
Майга халык сынамышлары: ай суык булса, икмәк уңа
Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән? Intertat.ru шуларны тәкъдим итә. Май суык булса - икмәк уңа. Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга. Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. Майда боз яуса, җәен дә явачак. 1 майда...
-
Чирмешәндә ветераннарның оныкчыклары Җиңүне рәсемгә төшерә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган "Ветераннарның оныкчыклары Җиңүне рәсемгә төшерә" V республика конкурсының район этабына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручы мәктәптән тыш эшләр үзәге 47 эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алып республика этабына тапшырган. "Кул эшләре серләре" түгәрәге члены Ләйсән Гамированың (җитәкчесе - Татьяна Новичкова) эше иң яхшысы...