Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Туймәттә яшәүче Каримовлар фестиваль бүләген СВОда катнашучыларга җибәрделәр

Рамил һәм Наилә Кәримовлар гаиләсе “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез” нәсел шәҗәрәләренең республика фестиваленең муниципаль этабында җиңү яулап, бүләккә бирелгән 50 мең сумлык сертификатны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга җибәрделәр.

-Туганнар белән шулай килештек, егетләргә бездән ярдәм булсын, - ди гаилә башлыгы Рамил Әхәт улы.

Шәҗәрәгә килгәндә, Кәримовлар нәсел буыннарыннан 1700дән күбрәк кеше турында мәгълүмат туплаганнар, аларны архив документларыннан тапканнар.

 

-Безнең бабаларыбыз 1745 елда, архив документларыннан күренгәнчә, Туймәт авылына күченгәннәр. Бәхтияр бабабызның буыны да шуннан килә. Кәримовлар нәселеннән бик күп зыялы, атаклы кешеләр чыккан һәм алар башка күп фамилияләргә дә нигез салган, - дип сөйләде Айнур Кәримов нәсел шәҗәрәсенә презентация ясаганда.

Район мәдәният йортында оештырылган бәйгедә барлыгы өч гаилә – татар, чуваш, мордва милләтләре вәкилләре катнашты. Ефимовлар нәселен тәкъдим итүче, Әккәрәйдән Калмыковлар гаиләсе; тамырлары Мордва Афонькәсеннән булган, Чирмешәндә яшәүче Митяевлар да үз нәсел җепләре белән таныштырдылар. Һәрбер гаилә милли киемнәрдән киенеп, милли ризыклар пешереп килгән.

Бәйгенең сәхнәдә барган өлешендә катнашучылар үз туган телләрендә музыкаль номерлар да башкардылар.

Казаннан килгән мәртәбәле жюри да аларның чыгышларын югары бәяләде. Митяевлар - өченче урын һәм 30 мең сумлык сертификат ияләре, икенче урындагы Калмыковлар 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Аалда язып үткәнебезчә, Кәримовлар гаиләсе беренче урында, аларга 50 мең сум акчага сертификат бирелде.

Җиңүче гаилә 4 апрельдә Азнакайда үтәчәк зона этабында район данын яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев