Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Созвездие”-“Йолдызлык” фестиваленең зона этабы узды

«Созвездие - Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Казанда узачак финал концертына районыбыздан ун концерт номеры сайлап алынды. Бу хәбәр район үзәгендә үткән зона бәйгесенең гала - концертында билгеле булды.

Безнең яшь талантларыбыз Әлки, Аксубай, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас, Алексеевск районнарыннан килгән "йолдызчыклар" белән көч сынашты.

Ике көн барган сайлап алу турында 189 концерт номеры тәкъдим ителде, аларда 700дән күбрәк бала катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Кунакларны һәм жюри әгъзаларын район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде.

Фестивальнең муниципаль турында 327 бала катнашты, 112 концерт номеры тәкъдим ителде. Зона турына 23 номер сайлап алынды.

Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәхетле балачак" хореография коллективы беренче урынга лаек булды. Шул ук номинациядә чыгыш ясаган “Планета красок” бию коллективы икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Сосновкадан Анна Иванова һәм Чирмешәннән Әмир Гыйләҗев та  "Вокал-соло" номинациясендә икенче урын ияләре. Чирмешән кызы Варвара Хуҗеева да сынатмады, ул өченче урында.

Гала-концертны балалар гына түгел, ә аларның укытучылары да бик дулкынланып көтте.

-Мин бик канәгать, шәкертләрем “Созвездие” – “Йолдызлык” фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Өч җырчы: Анна, Әмир һәм Варвара җиңүчеләр сафында һәм суперфиналга да чакыру алдылар, - диде район мәдәният йорты хезмәткәре Әлфия Закирова. – Әлеге фестивальдә бик сәләтле балалар чыгыш ясый, көндәшләр көчле, шуңа да призлы урын алу - зур дәрәҗә.

Чирмешәнлеләр “Конферанс” номинациясендә дә уңышлы чыгыш ясадылар.

Чирмешәннән Тимофей Кондрашкин һәм Ева Иванова, Югары Кәминкәдән Ралина Шәмсетдинова лаеклы төстә икенче урынга чыктылар. Чирмешәннән Әмилә Мисбахова һәм Кармыштан Розалина Фәтхетдинова -  өченче урында. Чирмешән кызы Виктория Сидорова махсус приз белән бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр ташырдылар.

-Минем командада 20гә якын бала шөгыльләнә. Алар барысы да үзенчәлекле һәм сәләтле. Муниципаль этапта барысы да яхшы чыгыш ясадылар. Мин алар белән горурланам. Зона этабына бишесе үтте. Бу яхшы күрсәткеч дип саныйм, чөнки “Йолдызлык”ның зона этабында иң-иңнәр генә чыгыш ясый һәм алар арасында призлы урыннар яуларга җиңел түгел, - диде “конферанс”лар белән эшләүче Агриппина Рыбакова.

Иганәчеләр безнең ике якташыбызга Ралина Шәмсетдиновага һәм Варвара Хузеевага туннар да бүләк иттеләр.

Зона турында призлы урыннар алган якташларыбыз Казанда шәһәрендә узачак фестивальнең суперфиналында район данын яклаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев