Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Шешминка мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы 2 тоннадан күбрәк макулатура җыйган

Шешминка мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Матвей Чернышов “Чиста авыл синнән башлана!” икенче чимал җыю буенча район бәйгесендә, 2019 нче ел нәтиҗәләре буенча, беренче урынны яулаган. Ул 2199 килограмм макулатура тапшырган.

“Миңа макулатура җыюда бөтен гаиләм булышты. Аеруча Әлмәттә яшүче апам кәгазь калдыкларын күп кайтарды”, - ди Матвей.

Кадетлар мәктәп-интернатының 6 нчы сыйныф укучысы Доминика Муравьева ел дәвамында 425 килограмм пластик туплаган.

Тантанада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, чүп-чар проблемасы бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

“Сез әйләнә-тирә мохитне  чистартуга зур өлеш кертәсез, хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - диде Фердинат Мидхәт улы.

Район мәдәният йортында бәйге йомгакларына багышланган тантаналы чарада Матвей белән Доминиканы, сәхнәгә чакырып, район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр – велосипедлар тапшырдылар.

Район җитәкчесе мәгариф учреждениеләре арасында икенче чимал җыю бәйгесендә беренче урынга чыккан Лагерка һәм Туймәт мәктәпләрен дә бүләкләде. Ел нәтиҗәләре буенча Лагерка мәктәбе укучылары һәрберсе уртача 23 килограмм пластик җыйган, Туймәт мәктәбендә һәр укучы уртача 130 килограмм макулатура тапшырган. Бу юнәлештә шулай ук Чирмешән лицее да активлык күрсәткән. Әлеге мәктәпләр директорларын: Александр Майоровка, Рәзилә Шәрифуллинага, Марат Могыйзовка   район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 10 мең сумга сертификат белән бүләкләделәр.

“Ярты ел саен бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Мәктәп линейкасында алдынгы укучыларны бүләклибез. Бу акциядә укучыларыбыз бик теләп катнаша”, - ди Лагерка мәктәбе директоры Александр Майоров.

2019 нчы елны район мәктәпләре 113506 килограмм макулатура һәм 13594 пластик җыеп тапшырганнар.

Тантанада бер тоннадан күбрәк макулатура тапшырган Чирмешән лицееның 2 нче сыйныф укучысы Аделия Газизова  һәм икенче Чирмешән мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы  Әдилә Хәйруллина, икенче Чирмешән мәктәбенең  2 нче сыйныф укучысы Рамазан Лотфуллин (280 кг пластик), Түбән Кәминкә мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Сәйдәш Хәсәншин (260 кг пластик),  беренче  Чирмешән мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Ольга Чернова (260 кг пластик) һәм башка бик күп укучылар – макулатура, пластик җыючылар  да бүләкләнделәр.

Район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә  бу эштә актив катнашкан, пластик һәм макулатура җыю буенча икенче урын яулаган, Әмир башлангыч мәктәп - балалар бакчасы директоры Исламия Нуретдинова һәм кадетлар мәктәп – интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов та ия булдылар.

“Иң яхшы сыйныф” номинациясендә дә җиңүчеләр һәм  бүләкләнүчеләр: Лагерка мәктәбенең  - 3 нче, Бәркәтә мәктәбенең - 6 нчы, Шешминка мәктәбенең 2 нче сыйныф балалары кәгазь җыю буенча - алдынгылар. Пластик туплауда Шешминка мәктәбенең - 5 нче, Түбән Кәминкәдән – 8 нче һәм Югары Кармалкадан 3 нче сыйныф укучылары мактауга лаек.

фото: автор

Чирмешәндә “Чиста авыл синнән башлана!” бәйгесендә йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев