Кармыш мәктәбенең “Мизгел” командасы – “Тамчы-шоу” җиңүчесе
Кармыш мәктәбе укучылары “ШАЯН ТВ” телеканалындагы “Тамчы-шоу” интелектуаль-күңел ачу программасында катнашты.
Укучылар тапшыру барышында гомуми белем, логика, хәтер һәм фикерләү тизлеге буенча биремнәр үтәде.
Мәктәпнең 6 һәм 8 сыйныф укучылары ике командага (“Мирас” һәм “Мизгел”) бүленеп үзара көч сынашты. Киеренке һәм кызыклы уенда югары эрудиция һәм көчле рух күрсәтеп, “Мизгел” командасы җиңү яулады. Укучыларга Мактау грамоталары тапшырдылар, алар шулай ук спектакльгә чакыру да алганнар.
Тапшыру тәмамлангач, оештыручылар команданы киләчәк программаларда да катнашырга чакырдылар - бу зур мәртәбә.
Тапшыру җәен телеэкранга чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев