Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган “Акыллылар ярышы” интеллектуаль уенының беренче җиңүчеләре билгеле

Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль бәйгесенең беренче уенында район үзәк больницасы, социаль яклау бүлеге һәм район Советы командалары призлы урыннар яулап, ярымфиналга чыктылар.

Әлеге конкурс районда өченче ел рәттән үтә. 

–Быел бәйгедә катнашырга 60 команда теләк белдерде, – ди “Орион” яшьләр үзәге белгече Альмир Жораев. – Бер атна дәвамында сайлап алу туры узарга тиеш, һәрберсендә сигезешәр команда белемен күрсәтәчәк, финалда 12 команда көч сынаша. Һәр уенда 75 сорауга җавап бирергә кирәк. Сорауларны көн саен яңартып торабыз. Сүз уңаеннан, быел да җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. 

Былтыр бәйгедә иң күп баллар җыйган район газетасы редакциясе командасы беренче урынга чыгып, район башлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләнгән иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев