Чирмешәндә “Йолдызлык” - “Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар
Балалар сәнгать мәктәбенең “Планета красок” бию коллективы «Созвездие” - “Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең район бәйгесендә Гран-прига лаек булды.
Район мәдәният йортында узган әлеге фестивальнең район туры җиңүчеләрен: лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөздән күбрәк бала һәм тамашачы катнашты.
Гомумән, бәйгенең беренче сайлап алу турында барлыгы 200гә якын бала чыгыш ясады, 107 концерт номеры тәкъдим ителде. Аларның 31ен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар.
-Сайлап алу туры алты сәгатькә якын дәвам итте, - диде “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәре, фестивальне оештыручыларның берсе Альмир Жораев. – Эш көне булуына карамастан, район мәдәният йортында балаларга, аларның педагоглары белән бергә, ата-аналары да көнозын көч биреп тордылар. Җюри әгъзалары да бу көнне искиткеч зур эш башкардылар. Форсаттан файдаланып, район башлыгы Рамил Айбатовка да бик зур рәхмәт әйтәсе килә, аның ярдәме белән бүген без бик күп баланы кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алдык.
Әлеге чарадан кергән акчалар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга кирәк әйберләр алырга юнәлдереләчәк.
Яшь артистлар арасыннан җиңүчеләрне "Вокал - соло", "Җыр ансамбльләре", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә билгеләделәр. Бүләкләү тантанасында чакыру алган яшь “йолдызчыклар” 18-19 мартта Чирмешәндә узачак фестивальнең зона турында чыгыш ясаячак.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев