Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең район турын йомгакладылар

Район мәдәният йортында «Йолдызлык - Созвездие» республика фестиваленең район туры җиңүчеләре катнашында гала – концерты булды. Әлеге чарада лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасында йөздән күбрәк бала һәм тамашачылар катнашкан.

Гомумән, бәйгенең беренче сайлап алу турында барлыгы 237 бала чыгыш ясаган, 102 концерт номеры тәкъдим ителгән. Аларның 23сен тамашачылар гала-концертта күрә алдылар.

Яшь артистлар арасыннан җиңүчеләрне "Аерым җыр башкару", "Җыр ансамбльләре", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча билгеләделәр. Алар март аенда Нурлатта узачак фестивальнең зона турында чыгыш ясыячак.

фото

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев