Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районында беренче тапкыр «Белемлеләр ярышы» интеллектуаль уены үткәрделәр

Бәркәтә авылында тәүге тапкыр оештырылган “Белемлеләр ярышы” интеллектуаль уенда Түбән Кармалка авыл җирлеге командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка ия булды.

Алардан нибары ике балга гына калышкан хуҗалар - Бәркәтә авылы җыелма командасы - икенче, күтәмәлеләр өченче урында.

Якташларыбыз әлеге бәйгене Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Бәркәтә авылы егете Фәргать Шакирҗанов истәлегенә багышладылар.

Чарада катнашучыларны район җитәкчесе Рамил Айбатов сәламләде, командаларга уңышлар теләде.

Ике сәгатькә якын барган уенда Лашман, Шешминка, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Түбән Кармалка һәм Бәркәтә авыл җирлекләре вәкилләре төрле өлкәләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

 “Җир шарында иң югары нокта?”, “Александр Пушкинның тормыш иптәшенең исеме?”, “Нәрсә ул Измир?”, “Иң озак яшәүчеләр иле?” һ.б. Уенда катнашучылар: мәктәп укучылары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, нефтьчеләр, электрчылар, сатучылар, менә шундыйрак сорауларга җаваплар эзләделәр. Билгеле, сорау яңгыраган саен өстәлләрдәге кәрәзле телефоннарга күз төште. Ләкин интернетка керү катгый тыелды, кагыйдәләр бозучыларны штрафка тарттылар. Уенчыларга белемнәрен, эрудицияләрен эшкә җигәргә, мәктәптә өйрәнгәннәрне искә төшерергә туры килде. Әйтергә кирәк, якташларыбыз сынатмадылар, күпчелек бик авыр сорауларга да дөрес җавап бирделәр.

Рамил Тәлгать улы җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшыргач та, уенчылар тиз генә таралыша алмадылар, узган бәйге буенча фикер алыштылар.

-Безнең командага әлеге уен бик ошады, аның гадәти булмаган, яңа форматта узуы күңелгә ятты; белемнәрне яңартырга, онытканнарны искә төшерергә, баш күзәнәкләрен эшләтеп алырга менә дигән мөмкинлек булды, - диде Лашман авыл җирлеге командасыннан Рәфхать Фәттахов.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев