Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

“Чирмешән-информ” журналистларын Казанда бүләкләделәр

Вертикаль видеолар буенча Казанда үткән беренче республика фестивалендә “Чирмешән-информ” хезмәткәрләре III урынга ия булды.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте оештырган әлеге бәйгегә шәһәр һәм район газеталары редакцияләреннән 160 автор 339 эш – вертикаль видео җибәргән. Жюри составында Мәскәүдән дә булган белгечләр җиңүчеләрне өч номинациядә ачыклаган. Нәтиҗәдә, “Безнең Чирмешән” журналистлары: Марат Гомәров төшергән, Илсөяр Гайнетдинова монтажлаган эш “Видеотарих” номинациясендә өченче урынга лаек дип табылган.

Башкаланың “Школа 21” базасында үткән фестивальдә хезмәттәшләребезгә бу хактагыДипломны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев