Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең 13 укучысы республика конкурсы лауреатлары арасында
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Г.Тукай әкиятләре дөньясында» I Республика балалар иҗаты конкурсы тәмам. Республиканың яшь рәссамнары классик персонажларының гаҗәеп матур дөньясы җанланган эшләрен тәкъдим иткән.
Бәйгедә Татарстанның 20 шәһәр һәм районыннан 25 өстәмә белем бирү мәктәбе катнашты. Жюри сәнгать мәктәпләре укучыларының 168 иҗат эшен караган, 64 яшь талант лауреат дип танылган.
Безнең район балалары да матур нәтиҗәләр күрсәтте, 13 яшь рәссамыбыз - бәйге җиңүчеләре.
Фәйзелхак Вилданов укучылары: Есения Бочкарева һәм Эмилия Гыйрфанова - I дәрәҗә; Ксения Оськина - II дәрәҗә; Арина Евставьева, Анита Терехина, Софья Миронова, Иркәгөл Котбиева - III дәрәҗә лауреатлар.
Наталья Солтанованың укучылары да сөендерә. Екатерина Кузьмина, Амелия Портнова, Дилә Гайфуллина - II дәрәҗә; Ясминә Гайнетдинова - III дәрәҗә лауреат булганнар. Анастасия Галкина укучысы Илнара Бакееваны да I дәрәҗә диплом белән бүләкләгәннәр.
4 нче сыйныф укучыларының (укытучылары Рәмзия Шәфыйкова) коллектив эше дә беренче урынга ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев