Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән”гә язылучылар төп бүләк – мотокультиватор ота ала

Район газетасы редакциясе газета укучылар арасында тагын призлар уйнатачак.

2025 нче елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән”гә (“Наш Черемшан”га) язылып, төп приз – 25 мең 500 сумлык мотокультиватор отарга мөмкин. Әлеге бүләкне район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән алдык. Ул барлыгы 50 мең сумлык призлар алырга булышты.

Башка призлар түбәндәгеләр:

  • 5 центнер бодай (бер кешегә);
  • үлән чапкыч (триммер);
  • аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч (2 данә);
  • кул арбасы;
  • болгарка;
  • ризык ваклагыч;
  • электрдан эшли торган шөреп боргыч (2 данә)
  • аккумулятордан эшли торган шөреп боргыч (1 данә);
  • төзелеш фены;
  • чәшкеләр җыелмасы;
  • савыт-саба җыелмасы;
  • заварка чәйнеге;
  • 1 центнер бодай (биш бүләк);
  • 3 литрлы  банкада бал (өч бүләк);
  • 1 мең сум акча (ике бүләк);
  • 1 пачка чәй (өч бүләк);
  • 1 мең сум бүләккә акчалата сертификат;
  • 500 сум бүләккә акчалата сертификат;
  • үлән чапкычка - катушка.

“Отыш уйнату”да катнашу өчен, “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”)га 2025 елның беренче яртысына, 6 айга язылып, квитанция һәм акча түләгәнлеккә чек күчермәләрен 2025 елның 24 гыйнварына кадәр редакциягә җибәрергә кирәк (отышлар уйнату редакциядә 27 гыйнварда үткәреләчәк).

 

ИСКӘРМӘ: “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы

киләсе елдан атнага бер тапкыр, калынрак, 8 битле итеп чыгарылачак.

 

Безнең адрес: 423100, Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.

“Отыш уйнату” өчен бүләкләр алуда түбәндәге иганәчеләр дә булышты: “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте җитәкчесе Илшат Гозәеров, район үзәгендәге “Болгар” кибете (Булат Латыйпов), “Эш кораллары” кибете (Илдус Гыйләҗев), “Инструментлар” кибете (Зәкәрия Гайфетдинов), “Автозапчастьләр” кибете (Илшат Гатин, Фирая Сәмәрханова), “Балыкчылар” кибете (Алинә Нуретдинова), Чирмешән умартачылары Фаяз Шәрифуллин, Сәгыйть Гыйләҗев, “Җәннәт” кибете (Оятулло Сәидов).

Реклама АО “ТАТМЕДИА”  16+

Отыш уйнату турында тулырак мәгълүмат https://disk.yandex.ru/i/mNcRBbvmLq7Dgg сылтамасы буенча нигезләмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев