Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы үткәргән акциядә 34 кеше бүләк отты

Бу елның беренче яртысына “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына язылучылар арасында уйнатылган төп приз – мотокультиватор Иске Үтәмештә яшәүче Әхтәмовлар гаиләсенә насыйп булды.

Якташларыбызның район газетасына язылулары хакында безгә җибәргән барлык 498  квитанция күчермәсе дә тамгаланып, аларга номер куелды һәм барысы да отышта катнаштырылды. Газета укучыларыбызны бәхет елмайган кайбер якташларыбыз белән таныштырабыз.

Рафик Әхтәмов (Иске Үтәмеш): - Район газетасына язылмыйча калганым юк. Призлар уйнатуда ел да катнашам. Ул яктан бәхетем бар - быел дүртенче тапкыр бүләк отуым. Форсаттан файдаланып, призлар алуда редакциягә матди ярдәм күрсәткән район башлыгы Рамил Айбатовка рәхмәтемне җиткерәм. Мотокультиватор  кыйммәтле һәм авыл җирендә бик кирәкле әйбер.

Вера Тарасова (Чирмешән): - Мин Чирмешәнгә 25 ел элек килеп урнаштым. Шуннан бирле “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына ел саен язылам. Бик күп мәгълүмат бирәсез. Укырга кызык. Призлар уйнатуда беренче тапкыр катнаштым, төп бүләкне отмасам да, 500 кеше арасында бәхет миңа да елмайды.

Шәфигулла Гарифуллин (Чирмешән): - “Безнең Чирмешән” газетасын бик яратып укыйбыз, аның килгәнен көтеп торабыз. Бөтен яңалыкны шуннан белеп торабыз бит. Отышлар уйнатуда беренче тапкыр катнаштык, бик яхшы әйбер - аккумулятордан эшли торган агу сиптергеч оттык. Район газетасы редакциясе коллективына һәм иганәчеләргә зур рәхмәт.

Александр Башарин (Күтәмә): - Үземне белгәннән бирле “Наш Черемшан”  газетасын укыйм. Бөтен район яңалыкларын яктыртып барасыз. Квитанцияне редакциягә беренче тапкыр гына җибәрдем. Шулкадәр кеше арасында бүләк откач, күңелле булды.

Шәфика Гозәерова (Кара Чишмә): - Дөресен әйкәндә, мин әлегә кадәр сездә призлар уйнатуның гадел узганына ышанмый идем. Хәзер инандым. Туры эфирда уйнатуыгыз да бик әйбәт. Халык барысын да күреп тора. Мин икенче тапкыр приз оттым. Беренчесендә бер центнер бодайга ия булдым, бу юлы үлән чапкычы - триммерлы булдым. Район газетасына килгәндә, әүвәл яңалыклар белән сайттан танышам, аннары газетадан укыйм. Кызганыч, авылда хат ташучы юк. Бәлки бу проблеманы хәл итәрләр әле.

Фәгыйль Гатин (Чирмешән): - Мин район газетасына, почтага барып, алдан ук язылып куям. Һәр санын беренче биттән соңгысына кадәр игътибар белән укып чыгам, су эчкән кебек.

Наталья Микушова (Иске Элмәле): - Без редакциягә сигез квитанциянең күчермәсен китергән идек, шуларның өчесе отты. Өчебез дә авыл мәдәният йортында эшлибез. Район газетасына ярты ел саен язылсак та, әлеге акциядә беренче тапкыр катнаштык. Хәзер инде стимул бар, киләчәктә дә квитанцияләрне редакциягә җибәрербез. Форсаттан файдаланып, редакция коллективына да хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә, эшегездә уңышлар телибез.

Алсинә Әхмәтвәлиева (Түбән Чегодай): - Мин район газетасын килгәнен түземсезлек белән көтеп алам. Кемгә ничектер, газетаның сигез битле булуы да миңа ошый. Рәхәтләнеп ял итеп утырып укыйм. “Отышлар уйнату” да элек тә катнаша идем, әмма быел беренче тапкыр приз оттым. Редакция коллективына һәм спонсорларга зур рәхмәт.

Әлфия Дәүләтшина (Чирмешән): - Без берничә газета алдырабыз, “Безнең Чирмешән”гә дә язылмыйча калмыйбыз. Газета килгәч, әүвәл тиз генә карап чыгам, аннары инде игътибар белән укып чыгам. Мин аеруча “Без бу хакта язган идек” дигән сәхифә астында чыккан язмаларны яратып укыйм. Гомеремдә дә бернәрсә отканым булмады, ниһаять, беренче тапкыр приз чыкты.

Петр Ефремов (Ульяновка): - Район газетасында искиткеч күп мәгълүмат бирелә. Ничек җыеп бетерәсез!? Мин аны беренче биттеннән башлап укып чыгам. “Наш Черемшан”га гел язылсак та, квитанция күчермәсен беренче тапкыр редакциягә җибәрдем. Кыйммәтле бүләк оттым. Аның өчен редакция коллективына һәм бүләкләр алырга ярдәм иткән иганәчеләргә зур рәхмәт.

Гөлсирә Талипова (Лашман): - Менә бит миңа да бүләк булды. Алайса ел да квитанцияне җибәрәм дә, призлар уйнатканыгызны көтеп торам.  Аннары: “Тагын миңа юк”, - дип борчылам. Сезнең туры эфирны карадым, шуннан кул арбасы отканымны ишеттем. Бик сөендем бу бүләккә. Шуңа да үзем барып алам дидем. Менә дуслар килделәр дә, алар белән бүләкне алырга  төштек. Газета укучыларыгызны яхшы хәбәрләр белән генә түгел, ә шулай бүләкләр белән сөендергәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Валентина Аркаева (Күтәмә): - “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”)  газетасын укымасаң, районда нәрсә булганын белмичә дә каласың. Аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен ул кызыклы, чөнки без интернетта утырмыйбыз, каядыр чыгып йөрмибез. Мин “районканы” бик яратып укыйм, почта тартмасыннан алып кергәндә ук карап чыгам.

Фаил Гафиятуллин (Түбән Кәминкә): - Мин бит район газетасының элеккеге “селькор”ы. Хәтта шундый таныклыгым да бар. “Безнең Чирмешән” газетасы битләрендә минем байтак хатларым басылды. Әле хәзер дә сирәк кенә булса да, редакциягә хат язам. Рәхмәт, бастырасыз. Ә менә призлар уйнатуда беренче тапкыр катнаштым. Анысын да хат ташучы гына үгетләде, ул җибәрде редакциягә квитанциянең күчермәсен. 1 центнер бодай өчен беренче чиратта аңа рәхмәт һәм инде иганәче Илшат Гозәеровка. 

Равилә Каримова (Чирмешән): - Район газетасын даими рәвештә укып барам. Кайберәүләр яңалыкларны интернетта укыйбыз, диләр дә, мин үзем газетаны кулыма алып укырга яратам. Быел беренче тапкыр район газетасы үткәрә торган акциядә дә катнаштым һәм бөртек оттым. Бү бүләккә бик сөендем, чөнки тавыклар асрыйбыз. Иганәчегә бик зур рәхмәт.

Рәмилә Шиһапова (Туймәт): - “Безнең Чирмешән” газетасында район яңалыклары бик яхшы яктыртыла. Бер тында укып чыгабыз. Әле эштә кайбер язмалар буенча фикер дә алышабыз. Билгеле, авылдашлар турында укырга кызык. Редакциягә беренче тапкыр приз артыннан килүебез, безгә төзелеш фены чыкты, хуҗалыкта кирәк әйбер.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев