Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Алдың, салдың, килеп чыкты чәчәк

Чирмешәннән Тәслия апа Вилданова пенсиягә чыккач үзенә бер шөгыль таба - инде 6-7 ел махсус формада "чәчәк" пешереп, якыннарын, кунакларын шушы ризык белән сыйлый. -Чәчәк формасын күптән алган идем, шунда ук ул ризыкның рецепты да бирелгән иде, - ди Тәслия апа. - Пешереп карадым һәм яхшы гына килеп чыкты. Акрынлап,...

Чирмешәннән Тәслия апа Вилданова пенсиягә чыккач үзенә бер шөгыль таба - инде 6-7 ел махсус формада "чәчәк" пешереп, якыннарын, кунакларын шушы ризык белән сыйлый.

-Чәчәк формасын күптән алган идем, шунда ук ул ризыкның рецепты да бирелгән иде, - ди Тәслия апа. - Пешереп карадым һәм яхшы гына килеп чыкты. Акрынлап, бу эшнең серенә төшендем, рецептка үзгәрешләр дә керттем.
Останың кухнясына без дә күз салыйк, чәчәк пешереп карыйк әле.
Камыр өчен 8 йомырка (туңдырылган булса яхшырак), ярты литр сөт, бер аш кашыгы майонез, чәй содасы, югары сортлы, яхшы он кирәк. Барын бергә туглап, коймак камыры кебек масса әзерлибез. Ә бу арада зур булмаган казанда үсемлек маен кыздырырга. Махсус форманы башта кызу майга тыгып алабыз. Шуннан соң форманы әзер массага батырып алабыз да, янә кызу майга тыгабыз. Ул кабарып, зураеп пешә.
Тәслия апа чәчәкне менә шулай бер-бер пешереп, подноска биек итеп тезеп, катырып куя. Чәчәкләрне өю өчен шикәр комы белән бал кайнатмасы әзерләнә (бал шикәр комыннан күбрәк алына).
-Ун йомыркадан әзерләгән камырны пешерү өчен 2 сәгать ярым вакыт кирәк,- ди оста.
Әзер чәчәкләрне өеп, катырып, бизәп куйгач күз явын алырлык була, ә тәме!..
Тәслия апаның табыннарга күчтәнәчкә алып барган чәчәкләрен авыз итүчеләр, бу ят ризыкны әзерләү рецептын ала, пешереп бирүләрен дә сорыйлар икән.
-Нурлат районыннан да заказ биргәннәре бар,- ди якташыбыз.
Аш-суга осталык нәселдән дә киләдер. Тәслия апаның әнисе бавырсакны бик тәмле пешергән. Оста бавырсак пешерүгә алынмаса да, кетердәп торган нәзек җәймәне уңдыра. Газета укучыларыбызга аның да рецептын тәкъдим итик. Җәймә пешерү өчен 5 йомырка (туң), берәр аш кашыгы үсемлек мае һәм майонез салып, йомшак кына камыр басып, җәймә җәелә. Мичтә кыздырылган табаны туң май белән майлап, җәймәне салабыз һәм өстен туң май белән майлап кызу мичкә тыгабыз. Пешереп карагыз, пешерә-пешерә остарырсыз. Иренмәскә генә кирәк.
Хөрмәтле газета укучылар! Ә сез оста түгелме?! Арагызда башка ризыкларны тәмле, үзенчәлекле итеп пешерүчеләр дә бардыр. Әйдәгез, газета аша тәҗрибә уртаклашыйк. Теләсәгез, газета журналистлары сезнең янга үзләре дә барырга риза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined