Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яшәүчедәге Ташказанны карарга туристлар килгән

Яшәүче авылында күптән түгел туристлар булып китте. Алар мондагы серле ташларны карарга килгәннәр

Әлеге авыл янәшәсендәге зур йомры ташлар (халык аны Ташказан дип атый) күпләрне кызыксындыра.

-Май бәйрәмнәренең бер көнендә Түбән Кама шәһәреннән егермеләп кеше килеп, авылыбызны, Ташказанны, репрессия, кулакларга каршы көрәш елларына кагылышлы “Лишуннар тавын” күреп киттеләр. Имамыбыз Фаил абый Мортазин барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләде. Кунакларыбызны авыл клубында табын көйләп сыйладык. Удмуртиядән килгән бер пар да Ташказанга сокланып китте. Шулай итеп, серле ташлар сукмагыннан кеше өзелми,  -ди Яшәүче авылы клубы мөдире Гөлсирин Таҗиева.

Гөлсирин Таҗиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев