Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Хыянәттә... кан төркеме гаепле икән!

Галимнәр кайберәүләргә хыянәткә бирелүчәнлекнең кешегә тумыштан салынганын ачыклаган. Бер кан төркемендәге кешеләр җилбәзәк булса, икенчеләр гомер буе тугры булачак икән.

Нәкъ менә беренче кан төркеменә ия булучыларда галимнәр хыянәткә омтылуны ачыклаган. Хәер, бу кеше белән никах ныклы булмаячак дигән сүз түгел. Киресенчә, галимнәр раслаганча, алар гаиләдән бөтенләй китмәячәк. Бары тик вакыт-вакыт кыскача флирт, интригаларга бирелеп алачак.

Статистика буенча, икенче кан төркемендәге кешеләрнең 95 проценты диярлек бөтенләй хыянәт итми. Алар “сулга йөрү” хакында уйлап куярга мөмкин, әмма килеп туган проблемаларны хәл итү өчен шунда ук хәләлләре янына йөгерәчәк, чөнки алар үзләре дә хыянәтне кичерми.

Икенче яртысына иң тугрылар дип канның өченче төркемен йөртүчеләрне әйтергә була. Алар башкалар хакында фантазиягә бирелеп алырга мөмкин, ләкин эш шуннан ары китмәячәк.

Галимнәр раславынча, иң җилбәзәкләр — дүртенче кан төркемендәге кешеләр. Алар каршы җенестәгеләрнең игътибарын бик ярата. Бу кешеләр бик эмоциональ, тиз кабынып китүчән, чагу бер флирт та аларны хыянәткә этәрергә мөмкин икән.

Менә шулай... Килешәсезме?

Ләйсән Якупова фотосы.

Мәгълүмат чыганагы:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев