Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Хаталарны вакытында төзәтергә кирәк шул...

Үткән елларны искә алганда, ниндидер үкенечләре булмаган кеше юктыр ул. “Терсәк якын, тик тешләп булмый”, дип юкка әйтмиләр шул. Кайбер хаталарыбызны, дөрес булмаган гамәлләребезне без шунда ук аңлыйбыз, кайберләрен аңлау соңлап килә... Гафу үтенергә дә, нәрсәнедер төзәтергә дә кайчак соң була, менә шунысы бигрәк кызганыч... Үз тормышымнан бер вакыйганы искә төшерәм.

1990 ел. Июнь ахыры. Җиденче сыйныфны тәмамлаган елым. Уфага балалар лагерена ял итәргә килдем. Бер бүлмәгә 5-6 кыз урнаштык. Ике буш калган караватның берсенә килеп утырдым. Тиз арада танышып киттек. Бу кызларның барысы да шәһәрдән икән. Икесе Уфадан, берсе республикабызның башка шәһәреннән, берсе хәтта Белоруссиядән. Без инде дуслашып беткәндә, соңгы буш калган урынга янә бер кызны керттеләр. Ерак районның төпкел бер авылыннан килгән кыз булып чыкты ул. Бик тыйнак, оялчан, урысчасы да чамалырак. Төскә-биткә дә бик күзгә чалынып бара торган түгел, озын буйлы, ләкин бик ябык. Исемен үзгәртеп, Зәйнәп дип алам. Нишләптер башка кызлар үз итмәделәр аны. “Деревня” дип йөртә башладылар.

Югыйсә, мин дә авыл кызы бит! Ләкин мине шунда ук “компания”гә алдылар. Ни өчен? Урысчам алардан калышмый диярлек, дәрт, кыюлык та юк түгел кебек, барлык чараларда катнашырга ашкынып торам. Ә инде өч катлы итәкле җәйге зәңгәр күлмәгем белән кичен дискотекада “ламбада”ны да биеп җибәргәч... Бу көйнең иң популяр чагы бит. Кая инде Зәйнәпкә ламбада бию! Ул оялып кына читтә басып тора.
Гитарада уйный белгән малайлар янында да без җыелышып җырлашып утырабыз, арабызда Зәйнәп юк. “Ромашкалар” булып киенеп, бер концертта бию башкарганда да безнең бүлмәдән Зәйнәп кенә катнашмады.
Урысча гына сөйләшкән кызлар белән аралашу авыр иде аңа, шуңа ул күбрәк минем белән генә сөйләште. Безнең отрядта башкалар барысы да урыс милләтеннән иде шикелле. Хәтта вожатый, тәрбияче апалар да.

Бервакыт вожатыебыз миңа үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Концертта безнең отрядтан милли телдә бер номер кирәк икән. Татарча берәр җиңел генә җыр җырларга тәкъдим итте. Мин сәхнәдә җырлап йөргән кеше түгел, шуңа Зәйнәпне бергәләп җырларга үгетли башладым. Ул карышты, әлбәттә, ләкин соңыннан күнде. “Их, тала-тала”ны сайладык.
Сәхнәгә Зәйнәпне җитәкләп диярлек алып чыктым. Менә яныбызга гармунчы абый килеп басты. Ул елмаеп, башын каккач, җырлый башладык.

Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән...
Сагынуларым бетәр иде
Сине күреп сөйләшсәм.

Гармунчы абыйның татарча аңлавы йөзенә чыккан иде. Әллә 13 яшьлек кызларның мондый эчтәлекле җыр башкаруыннанмы, әллә безне якын итепме, ул шулкадәр дустанә елмайды, бу елмаю ниндидер энергетика, көч, кыюлык биреп, без Зәйнәп белән икебез дә рәхәтләнеп бар тавышка җырлый башладык. Ә инде кушымтада бөтен зал безгә кул чабып кушылды. Малайлар хәтта идәнгә аяк дөбердәтеп тә ритмны тотып алды.
Шулай итеп без “дан казандык”. Ләкин ни сәбәпледер, “популярлык” янә миңа ябышты, Зәйнәп ничектер читтәрәк калды. Шулай да бу көннән соң без аның белән ешрак аралаша башладык.
Их, бу урында әлеге тарихны тәмамлыйсы иде дә бит! Ләкин... Ләкин бер хәл барлык якты хатирәләргә күңелсез төсмер кертте. Һәм мин аны язмыйча булдыра алмыйм.

Бервакыт бүлмәбезгә килеп керсәм, безнең “компания” сливалар белән сыйланып утыра. Миңа да тәкъдим иттеләр. Шундый эре, тәмле, татлы иде алар. Бер-ике слива калгач, “монысы “деревня”га калсын инде” дип, җимешле янчыкны аның караватына куйды бер кыз. Эчемнән генә Зәйнәпкә дә слива калганга шатланып та куйдым.
Ләкин бүлмәгә килеп кереп, караватындагы ярым буш янчыкны күргәч, Зәйнәп нишләптер елап җибәрде һәм мендәренә капланды. Бу хәлне аңламадым. Ләкин ул минем белән сөйләшергә теләмәде. Соңыннан аңлаттылар — бу сливаларны Зәйнәпкә абыйсы күчтәнәчкә китергән булган...

Кыен, бик кыен булды күңелгә шул чакта. Искә төшсә, әле дә кыен. Һәм инде ашалган сливалар өчен генә түгел. Ни өчен мин Зәйнәпне яклашмадым? Аның якын дусты булмадым? Юкса, мин дә бит авыл кызы... Их... Шул вакытка кайтып булса икән... Мин Зәйнәпнең дусты булыр идем. Аны башкалардан яклашыр идем. Хәтта сливалар белән булган хәлдән соң да әле күп нәрсәне төзәтеп була иде бит. Гафу үтенергә мөмкин иде. Лагерьда калган көннәрне дус булып үткәрергә... Тик үткәннәргә кайтып булмый шул... Үткәннәргә хатлар да бармыйлар...

Ни диясе килә? Хаталарны вакытында төзәтергә кирәк. Аны аңлау белән. Билгеле, кайвакыт бу юнәлештә беренче адымны ясау, хаксызлыгыңны тану, гафу үтенү бик авыр булырга мөмкин. Ләкин күңелдә йөк белән яшәү тагын да авыррак. Ә гафу үтенсәң, хатаңны төзәтә алсаң, җиңел булып кала. Авыр йөкләр биләмәсен безнең күңелне!

Автор:Ләйсән Якупова

Гүзәл Шәфыйкова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев