Үлем фәрештәсен «алдаган» Яганур
Дөньякүләм билгеле галимә һәм җәмәгать эшлеклесе Зөһрә Рәхмәтуллинаның әтисе, Әлмәндәр бабай кебек, гомерен озайткан булып чыга. Төп-төгәл сигез елга!
- Без һәр шимбәдә туган авылыма кунакка кайтабыз, - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә, - Анда абыебызның матур гаиләсе каршы ала. Соңгы елларда әтиебез дә аның зур һәм матур йортында яшәде. Әтием белән бик кызыклы вакыйга булды, мин аны хәтта үз повестьларымның берсенә керттем.
Әни вафатыннан соң әти өйләнмәде, әнидән 10 яшькә олырак иде, 20 ел аннан башка яшәде. Соңгы елларда аныңа яклары авырта башлады, 80 яшьлек бабайны карарга кирәк иде, ләкин ул бернинди үгетләүләргә дә риза булмады: үзе салган һәм әниебезнең рухы яши торган өендә генә яшәячәген белдерде. Шәһәргә барырга теләмәде, абыйларга да. Зимфира җиңги көн саен ике хуҗалык белән мәктәп арасында кайнаша, абый агроном иде, совхоз бетерелгәннән соң укыта башлады һәм көннәр буе мәктәптә иде. Бервакыт, Мәскәүдән авылга кайтып төшсәм, ишектә - бик зур йозак, тиз генә абыйларга киттек. Гаҗәп: әтинең эте монда, үзе дә! Җиңги исә елмаеп: «Әти хәзер бездә яши», - ди. "Сез аны ничек күндердегез?» - димен.
Зимфира җиңги бу хәлне болай сөйләде:
- Әле күптән түгел генә мәктәпкә китәр алдыннан әти янына бардым. Бик моңсу: төшендә Газраил, үлем фәрештәсе килгән дә: «Җыен, Яганур, синең арттан мин. Урамның теге башына барып киләм, тагын ике кешене аласым бар», - ди икән. Әти еларга җиткән: "И, килен, озын гомер яшәлгән, әмма барыбер китәсе килми" - ди. -Белмим, ничек башым эшләде - дип көлә Зимфира җиңги, мин аңа: "Әти, әйдә без Газраилне алдыйбыз! Әйберләреңне тиз генә җыябыз да, безгә күченәбез! Адресны үзгәртәбез! Урам башка, өй дә, Газраил сине, һичшиксез, таба алмас!»
Менә шул. Атеист һәм коммунист кеше аңа ышанып йортыннан кузгала, этне көчкә-көчкә «күндерәләр»: әтине баскычка алып чыгып, менә хәзер синең хуҗаң монда яши дип күрсәткәч кенә, эт кала. Менә шундый хәл!
Ләкин бу вакыйгада иң сәер, хәтта куркыта торган вакыйга булды - бик тиздән урамның теге башында бер-бер артлы ике кеше дөньядан китте, ә әти безнең өчен, балалар өчен иң кадерле 8 елын яшәде. Без еш кына, бергә җыелганда, бу вакыйганы искә төшерәбез. Абыебызга һәм безнең зирәк җиңгәбезгә әтине гаиләләренә алып җылы һәм рәхәт тормышта яшәткәннәре өчен рәхмәт укыйбыз, без аларга туган йортка кайткан кебек яратып кайтабыз!
Чыганак:
Рәсем: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев