Туймәттә 17 лотереяның берсенә машина отканнар
"Саклык кассасы лотереясына “Запорожец” автомобиле отучы бар. Андый бәхеткә райондашыбыз - Туймәт авылыннан Фараш Газыймов лаек булган”.
“Ленин юлында” газетасының 1969 елда чыккан 20 декабрь санында шундый юллар бар. Ул вакытта машина кадәр машина от әле син! Бу хәл ничек булган? Отышка ия булучының хатыны, Керкәле авылыннан Наҗия апа Газыймова шул хакта менә нәрсәләр сөйләде:
-Без, мәрхүм ирем Фараш белән, Керкәледән Туймәт авылына йөреп кибеттә эшли идек. Шуңа күрә Туймәттән дип, язган булганнардыр.
Безгә кибетләргә ул вакытларда ”нагрузка” - лотерея билетлары сатарга бирәләр иде. Сатып бетерә алмасаң – калганын үзең сатып аласың инде. Берсендә шул 100 билетның 17се тагын сатылмыйча калды, прилавкада иделәр. Бик яхшы хәтердә, шул көнне кибеткә киномеханик Фазыл абый Ногманов килеп керде дә: “Кая әле, сеңелем, лотереяларыңны тикшерик әле” ди. Кулына отышлар таблицалы газета тоткан. “Районга машина да бар, дип сөйлиләр”, - ди бу. Тикшерәбез хәзер. Бер лотереяга 1 сум чыкты, икенчесенә – тагын 1 сум. Бермәл Фазыл абый тынып калды, зур гәүдәле иде ул, карыйм, прилавкага иелә бара, иелә бара... ”Автомобиль “Запорожец!” дип кычкырып җибәрмәсенме. Куркып киттем: ул вакытта машина зур әйбер бит инде.
Беркемгә әйтмибез бит әле. Халык кибеткә килә. Бер күзем үлчәүдә, бер күзем тәрәзәдә. Фарашны көтәм. Чирмешәнгә киткән ид ул. Сүз таралган бит инде барыбер. Шофер Камил абый Рәҗәпов теге хәбәрне ишетеп, районга, Фарашка каршы китте, анда да лотереяны тикшергәннәр – дөрес, барысы да туры килә. Бу апрель айлары иде.
Машина озак кайтмыйча торды. Нишләп шулай дип, Запорожьега хат яздык. Ул елны анда икмәкләр бик уңган икән, уңышны ташый торган вагоннар җитмәү сәбәпле машинагызны җибәрә алмыйча торабыз, дип җавап яздылар. “Запорожец” гыйнвар аенда гына Казанга кайтты. Барып алдык, ак төстә иде. Рәхәтен күрсәтте ул машина, шуның белән эшкә йөрдек. Фараш абыеңның аягы авырта иде. Әни: “Аллаһы Тәгалә бу машинаны сиңа шуның өчен биргәндер инде”, - дия иде. Дөрес, бер ел гына йөрдек ул машина белән, саттык. Тольяттида ВАЗ-2101 - “Копейка” чыга башлады. Аны, нишләптер, Куйбышев өлкәсендә яшәүчеләргә генә бирәләр иде кебек истә калган. Шенталада яши торган туганга рәсмиләштерепме, шуннан “Жигули” алдык. Машиналы булу яхшы иде инде, алар үзебезгә дә, авыл халкына да рәхәт күрсәтте.
Фото: архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев