Шәриф Камалның мемориаль фатирын март аенда бушлай карап булачак
Татар китабы йорты кунаклар көтә.
Март аенда Казанда Татар китабы йортына (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена) — Татарстан Республикасы Милли музее филиалына керү түләүсез була.
Татар китабы йорты сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00–18:00, җомга көнне 10:00-17:00 эшли, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, март аенда «Хәзинә» галереясенә дә бушлай керергә була.
Фото: upload.wikimedia.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев