Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Нәрсәләрне өйдән чыгарып ташларга ярамый?

Боларны белергә кирәк.

Эзотериклар кайбер нәрсәләрне өйдән чыгарып ташларга ярамавы хакында кисәтә. Югыйсә, өегезгә бәла-каза килергә мөмкин икән.

Дини китапларны, догаларны һич кенә дә чыгарып ташларга ярамый. Өегездән бәхетне чыгарып ташлауга тиң ул.
Чәчне дә теләсә кая ташламагыз. Начар ниятле кеше кулына эләксә, бозым салырга мөмкин.

Икмәкне ташлау өйгә ачлык, хәерчелек чакыра. Аеруча үз кулларың белән пешергән камыр ашларын ташламаска кирәк. Киптерегез, кошларга, хайваннарга ашатыгыз.

Фотографияләрдә безнең энергетика саклана. Аларны ташларга ярамый. Исән булмаган кешеләрнең генә фотоларыннан котылырга була. Аларны да яндыру хәерле.

Тозны элек-электән тылсым көче белән бәйлиләр. Аны ташларга, түгәргә, кешегә бирергә һәм кешедән алырга ярамый.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев