Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

«Мине судан кемдер тартып чыгарды...»

«Фәрештәләр саклый, диләр. Шул буладыр инде...»

"Кемнең суга батканы бар? Минем бар. Аллаһка шөкер, исән калдым!

Бик куркыныч итеп курә идем суга батуны. Миңа12 яшьләр тирәсе иде. Дусларым белән Сөн елгасына су керергә киттек. Тирәнгә керергә курыкканлыктан, читтә генә тыпырчынам. Бервакыт аягым җиргә тими генә бит! Куркудан, каушаудан тыпырчына башладым. Дусларым күреп торды, юри кылана, дип уйлаганнар. Шулай итеп, акрын гына су төбенә китеп барам. Су аркылы кояшның сурәте ерагайганнан-ерагая, карашым шуңа төбәлгән. Бернинди авырту, сулыш алу да юк, чәчәү-тончыгу да... Бары тик аска төшәсең...

Бервакыт олы балык сыман кемдер чумды, миңа таба килә. Шуннан чәчемнән тотты да өскә өстери башлады. Чыкканда ушымда булмаганмын, әмма мин боларның барысын да күрдем. Ярга чыгарган вакыт минем өчен билгесез булып калды. Күрәсең, җаным күзәткәндер су астында булган вакытны.

Әллә кайда утырган ирләрнең берсе коткарды. Ничек шулай тиз йөзеп килгән ул? Саклаучы фәрештәм! Кем булганын гына белә алмадым".

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев