«Мин хәзер үземчә яши белмим...»
«Ирем мине 6 ел эчендә «кыргый җәнлеккә» әйләндерде.
"34 ел гомерем эчендә мин дүрт ир-егет белән булдым, шул исәптән бер тапкыр кияүгә чыктым. Бу вакытта миңа - 20, аңа 32 яшь иде.
Тәүдә барысы да әкият кебек иде, ләкин соңыннан... ул мине "өйрәтә" башлады. Үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструкция кебек иде бу "тәрбияләү".
Ул эштән кайтып кергәч тә - мин йөгереп килеп, аңа тапочкилар кидерергә тиеш. Ашаганда - уң ягында басып торырга кирәк: бик якын да түгел, ләкин аңа нәрсәдер кирәк булса, тиз кузгалу өчен, ерак та түгел. Ипи кискәннән соң тактаны юарга, 6 минут духовкада киптерергә. Шулай гына андагы бактерияләр үлә икән. Аш-су приборларын юганнан соң спиртка салып торырга, аннары гына сөртергә. Ризыкны 300 граммнан да артык пешермәскә. Һәр ашау өчен катгый рәвештә бер порциялек кенә булырга тиеш ул һәм башкалар.
Мин моңа 6 ел түздем. Ул җитди кеше, шуңа үзен шулай тота, дип уйладым. Аерылышырга гариза бирдем. Телефон симкасы һәм документлар белән генә чыгып киттем, калганнарын ул тартып алды - янәсе, аның акчасына сатып алынган. Минем хезмәт хакым уртача, җитәрлек иде, чөнки ризыктан башка берни дә сатып алырга ярамый иде. Аның хезмәт хакы кая китү турында сорарга ярамый иде, юкса такта идәндә йоклыйсың.
Һәм менә мин ирекле. Бәхетлеме соң мин? Юк!!! Берничек тә ир-егетләр белән мөнәсәбәтләр төзи алмыйм. Мин һаман да ниндидер кагыйдәләр һәм штрафлар исемлеген көтәм. Үлчәүсез ашарга да пешерә, командаларсыз нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен дә белмим. Шуңа күрә эштә өстәмә сәгать алам да, көн-төн эшлим. Анысы бит инструкция буенча.
Аерылышканнан соң өч егет белән таныштым. Беркем белән дә барып чыкмады. Мин ягымлы, яхшы күңелле, ярдәмчел. Егентләрнең һәркайсы аерылышканда, "башны дәваларга" киңәш итте. Үпкәләмим - аларны минем даими рәвештә "алга таба нишләргә" дигән соравым туйдырды. Аларга җиңел мөнәсәбәтләр кирәк иде, ә мин шулай өйрәтелгән, күрсәтмәләрсез яши алмыймм. Телим, ләкин белмим. Психолог белән бер ел шөгыльләнү үземне гаепләүдән туктарга ярдәм итте. Ләкин мин һаман берүзем. Һаман да үзем уйлаган мөнәсәбәтләрдән чыга алмыйм".
Статистикага күз салсаң, хат авторы кебек яшәүче хатын-кызлар бик күп... Әйе, без инде XXI гасырда яшибез, ә кайбер ир-егетләр хатын-кызга һаман шундый мөнәсәбәттә. Хат авторы исемен күрсәтмәскә үтенгән. Киңәшләр көтә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев