Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Лашман механизаторына санаторийга юллама бүләк иткәннәр

Без бу хакта язган идек

35 ел элек

 

Районда яшәүчеләргә Саклык банкының 20 учреждениесе хезмәт күрсәтә. Әлеге учрежденияләрдә 13700 вкладчының акчалары саклана.

                                                                  “Ленин юлында” - 3 октябрь, 1990 ел.

Районда үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 27 филиалы һәм Чирмешәннең үзендә бер олылар һәм балалар китапханәсе эшли.

Әлеге система фондында 240 мең экземпляр китап бар, ә биш ел элек, 1985 елда 229 мең булган. Районның бер кешесенә 7 китап туры килсә, хәзер инде бу сан уннан күбрәк.

Китапханәләрдә 42 кеше хезмәт куя. Аларның икесе – югары белемле, 27се – урта махсус белемле.

Китапханәләрдә быел 18570 китап укучы исәпләнә. 1985 елда 18900 булган. Иң олы китап укучыга – 84, кечесенә – 5 яшь.

                                                                “Ленин юлында” – 5 октябрь, 1990 ел.

“Казанка” коллектив предприятиясенең машина-трактор паркыннан берничә сәгать өчендә 3 машина тимер ватыклары - металлолом төяп озатканнар. Беренчедән, территория чистарып калса, икенчедән, моннан кергән акчага кадаклар алачаклар. Моңа кадәр металл тапшырып, предприятие 90 килограмм электрод юллаган.

                                                              “Ленин юлында” – 11 октябрь, 1990 ел.

Чирмешәндәге автостанция - автовокзал яңа урында булачак. Ә искесе урынында 28 урынга исәпләнгән  ике катлы кунакханә бинасы төзеләчәк.

             ххх

Чирмешән икмәк заводында көн саен 8,5-9 тонна ипи җитештерәләр, бер кешегә 310 грамм исәбеннән. Норма буенча 500 грамм булырга тиеш.

             ххх

Районда 53 сугышчы-интернационалист яши. Алар арасында шоферлар, тракторчылар, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак белгечләре бар.

                                                               “Ленин юлында” – 13 октябрь, 1990 ел.

Лашман авылыннан механизатор Ядкәр Җиһангировны районда күпләр белә. Ул кайда гына эшләмәсен, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы белән аерылып тора. Ядкәр абый 1952 елдан бирле техника иярли. Быелгы эш йомгаклары буенча уңган тракторчы санаторийга 1 миллион 600 мең сумлык юллама белән бүләкләнде.

                                                               “Ленин юлында” – 21 октябрь 1990 ел.

Бүген районда 1842 телефон ноктасы исәпләнә, аларның 973се – фатирларда. Телефон куйдырырга өстенлекле чиратта 21 кеше (сугыш ветераннары) тора, 176 кеше гомуми чиратта.

                                                              “Ленин юлында” – 24 октябрь, 1990 ел.

Районда 25 колхоз, 2 совхоз бар. Колхоз һәм совхоз рәисләре һәм директорларының 18е – югары белемле: бер механик, ике зоотехник, бер хисапчы, бер мал табибы, җиде игътисадчы, тугыз агроном һәм алты педагог.

                                                              “Ленин юлында” – 25 октябрь, 1990 ел.

25 элек

 

Узган атнада “Дружба” колхозы (Ивашкино) атларын яңа бинага күчерделәр. Иске абзар нык таушалган  иде, шунлыктан ферма янәшәсендә 90 баш атка исәпләнгән  аран  төзеделәр.                                                         

                                                         “Безнең Чирмешән” – 11 октябрь, 2000 ел.

20 ел элек

 

Бер ел элек ачылган физкультура-савыктыру комплексы бассейнында 6 меңләп кеше су кергән, күпләр тренажерларда шөгыльләнгән, саунада парланган. Дөрес, бассейнга бер тапкыр да барып карамаучылар бар.

                                                          “Безнең Чирмешән” – 15 октябрь 2005 ел.

 

Газеталарга Гөлнара Азоркина күзәтү ясады.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев