Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Лашман авылы кешесе 5 килограммлы гөмбәгә юлыккан

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

Безнең колхозның алма бакчасы 1,40 гектар мәйдан били. Быел аннан 12 центнер алма җыеп алдык, нәтиҗәдә, колхоз кассасына 360 сум акча керде. Менә ничә ел инде колхозчылар колхоз бакчасы алмасы белән сыйланалар. Бакчачы Х.Шәмгунов бу алмагачларны 13 ел карап тора.

“Шушма” колхозы (Бәркәтә авылы).

“Ленин юлында” - 1970 ел, 19 сентябрь.

Киров исемендәге колхозга (Утыз Имән) бөтен гомерен биргән колхозчыларны кайгырталар. Монда Хәдичә әби һәм Гайсә бабай Гыйззәтовлар өчен яңа йорт салганнар.  Өлкән яшьтәге Мөкәррәмә Ильясова өчен дә шундый ук йорт өлгерә.

“Ленин юлында” - 21 сентябрь, 1970 ел.

45 ел элек

Бүген Иске Үтәмеш авылында зур бәйрәм. Биредә тантаналы шартларда мәктәп ачылды. Быелдан балалар яңа бинада укыячак.

Әлеге интернациональ мәктәптә Лагерка, Мордва Афонкәсе, Түбән Чегодай, Иске Сережкино, Урманасты Үтәмеш һәм Югары Чегодай авылы балалары укыячак. Мәктәптә 15 кабинет, 200 кв.метр мәйданлы гимнастика залы һәм остаханә бар. Машина белеме һәм лингафон кабинетларын җиһазлауга гына да 3400 сум акча тотылган.

“Ленин юлында” - 5 сентябрь, 1980 ел.

35 ел элек

Быел район электр челтәрләре хезмәткәрләре өчен Техническая урамында ике фатир файдалануга тапшырылган. Аларның ачкычларын шофер В.Сдобновка һәм электромонтер В. Борзовка бирделәр.

“Ленин юлында” - 15 сентябрь, 1990 ел.

 

Узган 8 айда районда 218 бала туган һәм 232 никах теркәлгән. Район үзәгендә 61 сабыйга – туу турында һәм 22 парга никахлашу турында таныклык тапшырылган.

***

Бүген районда 7 меңгә якын пенсионер яши – барлык халыкның якынча 30 проценты.

***

Район халкының сәламәтлеге сагында 28 табиб һәм 187 урта медицина хезмәткәре тора. Шулардан 23 табиб һәм 102 шәфкать туташы район үзәк хастаханәсендә эшли. Район буенча барлыгы 52 табиб булырга тиеш, шуларның 41е – район үзәк хастаханәсендә. Бу саннар табибларның җитешмәвен күрсәтә.

***

Чирмешән май-сыр заводына һәр көнне уртача 54 тонна сөт китерелә. Җәйге чорда бу күрсәткеч 80 тоннага җитә. Хуҗалыклардан сөт ташуга 30лап техника җәлеп ителгән.

“Ленин юлында” - 26 сентябрь, 1990 ел.

АПК хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты һәм башка һөнәр берлекләре комитетлары кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен эшлиләр. Бу юнәлештә “Шушма” (Бәркәтә), “Октябрьнең 50 еллыгы” (Лашман, Әмир), “Азат”, Тукай исемендәге колхозларда (Иске Кади) эш әйбәт оештырылган. Бары тик бер ел эчендә “Октябрьнең 50 еллыгы”, “Шушма”, “Азат”, Ворошилов исемендәге (Ульяновка) колхозларда 49-32-28-20 кеше шифаханәләргә юллама алды.

“Ленин юлында” - 27 сентябрь,1990 ел.

30 ел элек

Яңа уку елында район мәктәпләрендә 3360 бала белем алачак, шуларның 1092се – Чирмешән урта мәктәбендә. Район буенча беренче сыйныфка 307 бала килде, шул исәптән Чирмешән мәктәбенә – 130.

(Чагыштыру өчен: 2025 елда район мәктәпләрендә 1747 бала белем ала. Беренче сыйныфка 128 бала керде).

“Безнең Чирмешән” - 2 сентябрь,1995 ел.

Районда 38 мәктәп бар, шул исәптән 20 урта, 5 тулы булмаган урта һәм 13 башлангыч мәктәп.

(2025 елда районда 26 мәктәп, 17 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе исәпләнә – ред.).

“Безнең Чирмешән” - 2 сентябрь, 1995 ел.

 

Районда 26 балалар бакчасы бар, аларда 730 бала тәрбияләнә. “Ромашка”да, “Каенкай”да быел да беренче сыйныфлар оештырылды.

“Безнең Чирмешән” - 20 сентябрь, 1995 ел.

Хәзер райтоп базасында тоннасы 135 мең сумнан 300 тонна күмер, 350 тонна брикет (90 мең сумнан) бар. Утын да тәкъдим итәләр (1 кубометры – 45 мең сум). Ягулык өчен түләгәндә сугыш ветераннарына 50 процент ташлама ясала.

“Безнең Чирмешән» - 23 сентябрь, 1995 ел.

25 ел элек

 -Урманга чикләвек җыярга баргач, 5 килограммлы яңгыр гөмбәсенә тап булдым, - ди Лашман авылында яшәүче Марат Гадыршин (бирегә күптән түгел генә күченеп кайтканнар). -Тәүлек эчендә гөмбә тагын бер килограммга артты.

Гөмбәнең зурлыгы гаҗәпләндерә, ләкин саксыз гына күтәрсәң, шунда ук таралып та китүе дә ихтимал.

 “Безнең Чирмешән” - 6 сентябрь, 2000 ел.

10 ел элек

Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле авыллары арасындагы күпер янында “Рено-Логан” автомобиле кыр кәҗәсен (косуля) бәрдергән. Кыргый хайван үзе машина юлына, фаралар яктысына, йөгереп чыккан.

Таң алдыннан автомашина йөртүчесе, “җәяүлене” бәрдермәс өчен, читкә борыла. Әмма кыр кәҗәсе автоны “таранга алуны” өстен күрә. Шунысы кызык, чит ил машинасының алгы өлеше җитди зыян күргән һәм аңа зур ремонт кирәк, ә менә кыр кәҗәсе өчен барысы да яхшы гына тәмамланган.

“Безнең Чирмешән” - 16 сентябрь, 2015 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев