Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Лагерка авылында кабакны аеруча яраталар

Лагерка авылында яшәүчеләр кабакны аеруча яраталар бугай, чөнки биредә бакча саен - кабак. Кабаклары да бик уңган, чүлмәк-чүлмәк булып тәгәрәшеп яталар.

Алексей Яковлев та мотоблок арбасына шушы яшелчәне төяп кайтып бара иде, аны туктатып, сөйләшеп алдык.

-Кабакны бабай бакчасында үстердек, хәзер шуннан кайтарам, 4-5 шундый арба була, - диде Алексей Николаевич.

Яшелчәне, нигездә, маллар өчен үстерәләр икән. Яковлевлар дуңгызлар, кәҗәләр асрыйлар. Шулай ук кабактан үзләренә дә ризыклар әзерлиләр.

-Әни дөге һәм тары ярмасы белән кабаклы ботка пешерә. Бик тәмле була, - диде Алексей Николаевич.

Кабаклы ботка олыларга да, балаларга да файдалы. Ул организм өчен  файдалы  микроэлементларга бай. Кабак дөге һәм тары ярмасы белән туры килә. Нәкъ менә шул ярмалар белән ботка тәмлерәк була да.

Газета укучыларыбызга әлеге ботканың рецептын тәкъдим итәбез:

Ярманы яхшылап юарга һәм кайнап чыккан сөт белән суга салырга. Шунда ук кабакны шакмаклап турап, тоз һәм шикәр комы салырга. Ботка кайнап чыккач, сүрән утта болгатып пешерергә.

Кабакны изелеп беткәнче пешерергә яки кисәкле итеп калдырырга була. Ботка пешеп чыгар алдыннан, йөзем җимеше дә салырга мөмкин. Ә инде пешеп чыккач, атланмай салып болгатырга һәм өстен 5 минут каплап тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев