Клавиатураны беләсезме?
Клавиатурада “SHIFT” яисә “ESC”кебек сәер төймәләр күп. Алар ни өчен кирәк? Шул төймәләрне дөрес итеп куллана белсәгез, компьютерда эшегез шактый җиңеләячәк, вакытыгыз яныгызга калачак.
Төймәләр комбинациясенең кыскача һәм файдалы исемлегенә игътибар итегез (төймәләрне бергә басарга кирәк):
“Alt” + “Tab” – ике һәм күбрәк санда булган приложениеләр арасында үзара тиз күчү.
“Alt” + “Shift” (яисә “Win” + “Пробел”) – телне үзгәртә.
“F11” – браузерны тулы экранга күчерә.
“F” (видео караганда) – тулы экранга күчерә.
“Tab” (ВК челтәрендә) – хат язганда “смайликлар”ны күрсәтә.
“Alt” + “F4” – приложениене яба.
“F3” – текст эчендә сүзне, яки сүзтезмәне табарга ярдәм итә.
“Win” + “PrtSc” – скриншот ясый һәм сурәтне папкада саклый.
“Ctrl” + “C” – күчереп ала (копировать).
“Ctrl” + ”V” – күчереп куя (вставить).
“Del” – юк итә.
“F2” – нинди дә булса объектның исемен үзгәртә.
Автор: Денис Таваев
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Klaviaturani-bel-sezme-133396/
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев