Кем кулына каласыңны уйла (Тормыш язган хикәя)
Урам чатындагы базар мәйданчыгына килгән Гөлфия әбинең чандыр гәүдәсе, йөге авырлыгыннан урталай сыгылган иде.
Карчыкның бит алмалары кызарып чыккан, маңгаеннан шыбырдап тир ага.
- Уф, монда килеп җиткәнче үлә яздым! - диде ул. - Әүвәле бакчабыздан автобус тукталышына тиклем чакрым ярым араны җәяү тәпиләдем. Аннан соң ике афтабуска күчеп утырырга туры килде. Җәяүлегә янчык та авыр, диләр. Кәрҗиннәремдә алты кило кыяр, дүрт кило помидор, ике кило кара карлыган, бер кило кура җиләге. Юл бәясен капларга ярап куяр, дип, беркадәр яшел суган, укроп, петрушка да төреп тыкканыем. Рәхәтлектән йөрү түгел инде, бахыр, нужа йөртә, нужа. Бакча кишәрлегем зур түгел түгелен. Алты сутыйлы гына булса да, очын очка ялгарга ярап куя. Авылдагы пай җиребезне рәсмиләштереп, үземә этлек эшләгәнмен. Хәерен төшемдә дә күрмәгән җирнең салымын түләп ятуым җитмәгән. Мине байбичәләр чутына кертеп, юл йөрү өчен пенсиямә өстәп түләнүче биш йөз тәңкәмне кисеп атканнар. Хөкүмәт бер кулы белән биреп, икенчесе белән тартып ала. Бу миһербансыз канунны кайсы имансыз депутат тәкъдим итте икән? Унбер мең сум пенсиягә бер ай яшәтеп карыйсы иде үзен! Әллә фатирга түлисе, әллә дару сатып аласы, әллә азык-төлеккә өлеш чыгарасы шуннан. Яшәүме инде бу? Адәм көлкесе! Берүземә бакчада эшләве дә читен. Беләкләрдә яшь чактагы егәр юк бит. Ирле кешеләр базарга машинага утырып, сатасы товарын шуңа тутырып килә. Минем ише сынык-сыңар канатлыларга көн итәсе бик авыр шул, - дип көрсенде ул. – Бөтен йөк шушы арык җилкәдә. Яшем җитмештән узды, тагын күпме иза чигәргә язгандыр, Алла белсен!
Сазаган кыз, телле бет Сиринә, карчыкның маңгаена турыдан бәредереп, четрекле сорау бирде:
- Гөлфия әбекәй, нишләп сынык-сыңар канатлы соң син? Аны кайчан, кем сындырды? Яшьрәк чагыңда иреңнән аерылган идеңме? Әллә тиң ярыңны Газраил фәрештә тартып алдымы?
- Язмышыма шулай язылган булгандыр инде, наным. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, диләр бит. Яшьли яратышып кавышкан ярым, тугыз ел бергә гомер иткән Гомәрем, ата кайгыртуына мохтаҗ ике улым, үзе өчен җанын ярып бирергә әзер тугрылыклы яшь хатыным бар дип тормады, уйламаганда-көтмәгәндә безне ташлап чыгып китте. Бер урам чирәмендә уйнап үскән авылдашым, сигез ел бер партада утырган классташым, сагынычлы хатлар язышып, үзен армиядән көтеп алган беренче мәхәббәтем иде ул. Аның хыянәте өнсез калдырды. Сәбәбен аңлатмады, артымнан килеп, искәрмәстән йөрәк бәгыремә пычак кадагандай кыланды. Безне бөтенләйгә ташлыйсына ышанмадым. Гөнаһсыз газиз балалары хакын хаклап, ялгышын төзәтер дип өметләнеп көттем. Эшем - эш, ашым - аш булмаса да, хәсрәтләнеп балавыз сыгып утырырга җай юк иде. Улларымны ашату, киендерү, тәрбияләп кеше итү мәҗбүрияте бик тиз аңга китерде. Очын очка ялгар өчен, хәтта ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дә эшкә чыктым. Бәхетемә балаларым игелекле булды. Ана назым, игътибарым җитмәүгә карамастан, тәртипле булып үстеләр. Иртәнге дүрттә торып, әүвәле үзебезнең ишегалдын җыештырам, аннан соң төп эшемә – заводка чыгып чабам. Йокы-ял җитмәгәнгә, шыр сөяккә калдым. Дөресен әйткәндә, ашавым такы-тыкырак иде. Ашның өрелесен, сөякнең итлесен, ботканың куесын, буй үстереп, буын ныгытып килүче улларым алдына куйдым. Кешедән кимсенеп үсмәсеннәр дип, җан-фәрманга тырыштым. Лаборантның эше кызыклы булса да, хезмәт хакы ачтан үлмәслек кенә бит аның. Стажым зур булса да, пенсиям күке төкреге шае гына. Әле дә ярый завод бушлай биргәндә, алты сутыйлы кишәрлекне эләктереп калырга башым эшләгән. Балаларым шунда эшкә өйрәнеп үсте. Бүгенгәчә җирдә казынып, җаныма тынычлык табам, хәләл ризык үстерәм. Балаларга да өлеш чыгарам. Үзебездән артканын базарга алып чыгам. Акмаса да тама, дигәндәй, берәр тишекне ямарга ярап куя.
- Ирең алимент түләмәде мени?
- Аның кая китеп олакканын бик озак вакыт белми яшәдек. Печән чүмәләсенә төшеп югалган энә кебек гаип булды ул. Милитсегә гариза язып эзләтергә гарьләндем. Әти-әнисе иртә үлгән иде, бертуган сеңлесе абыйсыннан бихәбәр кебек кыланды. Бәлки, белсә дә, миңа сиздермәгәндер. Судка биреп, балалар хакын юллап алырга хәлемнән килмәде. Казаннан ерак түгел бер мари авылында көн иткән икән ул. Көмешкә куып сатып, кәеф-сафа корып яшәүче тол хатынга йортка кергән. Бәлки иремне бозым хикмәте кулланып тартып алганнардыр.
- Исәнме соң ул? Олыгайган көнендә улларын эзләп килмәдеме? - дип сорадык.
- Хатыны үлгәч, йортлары янгач, беренче гаиләсе исенә төшкән. Анда да килүе изге ният белән түгел иде, - дип уфтанды карчык.
- Ялыктырма инде, ахыры ничек булып бетте? - дип кыбырсыды Сиринә.
- Риэлтор яллап, алдап-йолдап, уртак фатирыбызны үз исеменә рәсмиләштергәч, сатуга куйган. Фатирымны чит кешеләр килеп карый башлагач, башыма күсәк белән органдай булды. Чарасызлыктан тәмам аңгырайдым. Кемнән ярдәм сорарга белмәдем.
-Улларың нәрсә карап торды соң? Нүжәли әтиләренә соңгы торагыңны тартып алырга юл куйдылар? - дип сорадым.
- Олы улым армия хезмәтеннән соң Бакуда урнашып калган иде. Азәрбайҗан кызына өйләнде, биш балалары бар. Койрыгы бозга ябышкан улкаемның. Елына бер мәртәбә туган йортына кайтып китәргә дә җае чыкмый. Бәлки акча җиткерә алмыйдыр. Кечесе фатир яллап аерым тора. Балалар йортында үскән авыр холыклы марҗа киленнең каенана янында яшисе килмәде. Ике балалары бар. Хатыны инвалид. Бала тапканда, кан басымы кинәт күтәрелеп, бичаракайның күзләре сукрайды. Фатирда ялгызым көн итсәм дә, җыенысының теркәлү урыны миндә булганга күрә, ничәмә-ничә ел биш кеше өчен коммуналь хезмәтләр хакын түләп изаландым. Беркөнне ишегемне участковый какты. Апа, нишләп иреңне өеңнән куып чыгардың? Аның монда яшәргә тулы хокукы бар, - дип таң калдырды.
- Ул исәнмени? Безне ташлап чыгып киткәненә биш былтыр. Ачлы- туклы яшәп, балаларымны көч-хәлгә аякка бастырган идем. Аны күрмәгәнемә чирек гасыр. Хәзер ниндидер бәндәләр минем фатир сатуга куелган дип әйтә. Тәмам тинтерәтеп бетерделәр, нишләргә дә белмим, - дип елап җибәрдем. Алексей Иванович мәрхәмәтле кеше икән. Әйбәт адвокат табып бирде. Аның белән четрекле хәлнең очына чыктык. Иремне судка бирдек. Мәхкәмә карары белән, фатирны саттырып, акчасын тигезләп бүлдердек. Мин шул акчага Киров районыннан җыйнак кына фатир сатып алдым. Ә ул Ижаудан шәхси йорт алып, моңарчы шунда яшәп яткан. Беркөнне кесә телефоныма таныш түгел хатын-кыз чылтыратты. Сәгыев Гомәр сезнең кемегез? Туганыгыз түгелме? Аны инсульт бәргән. Телсез-авызсыз килеш реанимациягә китерделәр. Курткасы кесәсеннән шушы телефон номеры, исемегез язылган кәгазь килеп чыкты. Палатага күчергәч, аның янында тәүлек әйләнәсе кизү торып, аякка бастырганчы тәрбияләргә кирәк булачак, - диде.
- Пычагыма хәҗәтме ул сиңа? Күз тондырып, шул имгәкне карарга чыгып чапмагансыңдыр ич! - диде Сиринә.
- Карасам, ни әйтерсең? Биш ай буенча элеккеге иремне кашыктан ашатып, шыр сөяккә калган гәүдәсен көч-хәлгә күтәреп барып, ваннада юындырып, астын җыештырып, шакшы керләрен юып, тәрбияләдем. Ныклап аякка басмаса да, аңына килде, авырлык белән сөйләшә башлады. Кулларымнан үпте. Кат-кат гафу үтенде. Үләр алдыннан, күз яшьләрен түгеп, бәхилләгемне сорады. Авырайгач, “Ясин” укыдым. Үз кулымда җан бирде. Җәсәден туган авылыбызга алып кайтып, мөселманча җиргә иңдердек. Йола кушканча, мәет ашларын уздырдым.
- Кичерә алдыңмы соң? - диештек.
- Яшьлектәге керсез сөюебез, уртак балаларыбызның әтисе булуы хакына гафу иттем мин аны. Кызгандым. Чыдадым. Аллаһы Тәгалә һәркемне авырлыклар биреп сыный. Аның яшьлегендә яратып, соңрак ялгыш адымнар ясап, үзе ташлап киткән якын кешесе кулына калып, чарасыз хәлдә күземә карап ятуы зур сынау түгел мени? Хикмәтле Ходай минем кешелек дәрәҗәмнең ниндилеген, кемлегемне, рәнҗетүчемнең тәне-җаны каты сызлануын, вөҗдан газабы кичерүен күрсәтеп сынагандыр, күрәсең. Шөкер, сыгылсам да сынмадым, - диде ул. - Илаһым түземлегемнең әҗер-савабын ахирәттә бирсен.
Хәмидә Гарипова.
Фото shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев