Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Югары Чегодай пионеры суга батучы кызны коткарган

Суга батучы Илүсәне кем коткарган?

55 ел элек

Ильич исемендәге колхоздан Юрий Маковкин (Иске Элмәле) уҗым культуралары һәм арыш чәчү өчен 40 гектар мәйданда җир сукалап эшкәртеп куйды.

“Ленин юлында” – 16 август, 1968 ел.

“Шушма” колхозының (Бәркәтә) авыл уртасында бик матур бакчасы бар. Монда гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хаматдин Шәмгунов үстергән агачлар җимеш бирә. Ул иртәдән кичкә кадәр яраткан эше урынында. 200 төп алмагач уңышы колхозчыларга сатыла.

“Ленин юлында” – 21 август, 1968 ел.

Быел Иске Котыш, Бәркәтә авылларында укытучылар өчен өйләр төзелде.

“Ленин юлында” – 31 август, 1968 ел.

50 ел элек

Сигезьеллык Мордва Афонькәсе мәктәбе янында элек буш торган урында хәзер алмагачлар, карлыганнар гөрләп үсә. Монда аеруча 7 нче сыйныфтан Петя Агеев һәм Коля Юрин, 6 нчы сыйныфтан Миша Митяев һәм башка малайлар, кызлар тырышып эшлиләр.

“Ленин юлында” – 3 август, 1973 ел.

Кайберәүләр урманнарда шомырт җыйганда әлеге агачларның ботакларын сындыралар, хәтта аларны төбеннән үк кисеп табигатькә зыян салалар. Көзен миләш, балан агачларын да шундыйрак язмыш көтә.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 8 август, 1973 ел.

“Восход” колхозыннан (Мордва Афонькәсе авылы) алдынгы комбайнчы Михаил Захаровлар гаиләсендә – зур шатлык. Михаил Петрович 30 тиенлек лотерея билетына “Запорожец” автомобиле отты.

“Ленин юлында” – 10 август, 1973 ел.

45 ел элек

Узган уку елында Югары Кәминкә урта мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлаган 47 егетнең 23се – өченче класслы тракторчы-машинист, ә 24се авыл хуҗалыгы механизаторы таныклыгы алып чыкты.

“Ленин юлында” – 9 август, 1978 ел.

Кызыбыз Илүсә Түбән Чегодай авылында Чирмешән елгасына егылып бата башлый. Янәшәдәге иптәш кызы куркып кычкырырга тотына. Югары Чегодай сигезьеллык мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Рәсих Гыйләҗетдинов бу тавышны ишетеп ала һәм елга буена йөгерә. Ул берни уйлап тормастан, суга ташлана һәм батып баручы кызыбыз Илүсәне коткарып, ярга алып чыга.

Батыр пионерга һәм шундый ярдәмчел балалар тәрбияләп үстерүче әнисе Зәйтүнә апага бик зур рәхмәт.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 9 август, 1978 ел.

Сентябрь ае керү белән, Яңа Кади авылы үзәгендә 320 урынга исәпләнгән яңа мәктәп нигезен кору башланачак.

Быел авылда 1 нче сыйныфка 24 бала барачак.

“Ленин юлында” – 25 август, 1978 ел.

40 ел элек

Сатучы юклыктан, Свобода поселогында кибет эшләми, су белән дә начар тәэмин ителәбез. Дөрес, поселокта бер кое бар, әмма аңа да бик ерак барасы.

(Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 5 август, 1983 ел.

35 ел элек

Яңгырлар яугач, язгы һәм көзге юл өзеклеге вакытында район үзәгенең Дзержинский урамы үтеп булмаслыкка әверелә иде. Хәзер бу урам юлына тулысынча асфальт җәелде.

“Ленин юлында” – 3 август, 1988 ел.

Узган атна дәвамында районыбызның чуваш халкы яшәгән авылларында йөзләрчә кеше Чувашстан АССРдан килгән бер төркем язучылар белән очрашты, фикер алышты, ял итте, эчкерсез сөйләшүләр оешты.

“Ленин юлында” – 10 август, 1988 ел.

Кызыл Ярда яшәүче Хаҗиәхмәт Габдрахманов хәзерләүләр пунктына 4900 килограмм, Керкәледән Азат Билалов – 4200, Әгъзаметдин Ногманов 3700 килограмм суган тапшырдылар.

“Ленин юлында” – 10 август, 1988 ел.

Быел сентябрь аенда Чирмешән авылының Мордва һәм Яурка өлешендә су үткәрү буенча капиталь төзелеш башланачак. Су артериясе 5 километр озынлыкта, монда 120 су колонкасы монтажланачак.

“Ленин юлында” – 13 август, 1988 ел.

Казанка–Чирмешән юлы төзелә. Алты куәтле бульдозер ярдәмендә 3 километр юл полотносы җәелде инде.

“Ленин юлында” – 13 август, 1988 ел.

Фрунзе исемендәге колхоз умарталыгы  умартачылары Мария һәм Николай Ромоновскийлар (Ивашкино) быел дәүләткә 5 центнер бал тапшырырга тиеш иделәр. Алар исә 7 центнер 20 килограмм бал тапшырып, планны 144 процентка үтәделәр.

“Ленин юлында” – 27 август, 1988 ел.

30 ел элек

Кара Чишмәдә яшәүче экстрасенс Сәйфетдин Гайфетдиновка тынгы юк, аңа көн саен пациентлар килә. Хәтта ерак җирләрдән дә.

“Ленин юлында” – 4 август, 1993 ел.

Шәхси хуҗалыклар узган атнаны суган ала башлады. Быел бу яшелчә артык эре түгел.

“Ленин юлында” – 4 август, 1993 ел.

Чирмешәндә су чистарту челтәре төзелеше дәвам итә. Дзержинский урамыннан чистарту корылмасы үзәгенә кадәр, ул 1200 метр озынлыкта, өч тармак итеп полиэтилен торбалар салынды, аның икесе чистарту, берсе су йөртү өчен файдаланылачак.

“Ленин юлында” – 14 август, 1993 ел.

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев