Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Иске Котыш больницасы табибы бүреләр көтүенә юлыккан

Без бу хакта язган идек

50 ел элек

Соңгы елларда Лашман, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Әккәрәй, Чирмешән, Иске Кади авылларында яңа типовой мәктәп биналары төзелеп файдалануга тапшырылды.

“Ленин юлында” – 1 март, 1974 ел.

“Восход” колхозының иң уңган, алдынгы тракторчыларының берсе Александр Анисимов (Чуваш Афонькәсе (Ишлинка) авылы) “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” – 16 март, 1974 ел.

Жданов исемендәге колхозда (Түбән Чегодай) уҗым басулары минераль ашламалар белән тукландырыла. Һаваның иртә җылынуы һәм җир өстендә карның эрүе басуларда бу эшне техника белән башкаруны тоткарлый. Шуңа күрә колхозчылар ашламаны кул белән сибәләр. Монда көн саен 40-45 кеше эшли.

“Ленин юлында” – 29 март, 1974 ел.

Күптән түгел Кармыш авылы культура йортында да комсомол туе булды. Комсомоллар Мәүлет Минһаҗев һәм Саҗидә Мортазиналар гаилә корып җибәрделәр.

“Ленин юлында” –30 март, 1974 ел.

 

45 ел элек

Район хәзерләүләр конторасы бүре аткан өчен аучыларны бүләкли: ата бүре – 150, ана бүре – 100, бүре баласы – 50 сум.

“Ленин юлында” – 3 март, 1979 ел.

Ленин исемендәге колхозның яшь комбайнчысы Владимир Миронов (Күтәмә) районның былтыргы урак социалистик ярышында беренче урынны алды һәм Болгария Халык Республикасына туристик путевка белән бүләкләнде.

“Ленин юлында” – 14 март, 1979 ел.

“Минем ике улым, өч иптәш малае белән, елга буендагы әрәмәлеккә уйнарга баралар... Яр буе бик текә, балаларым Сәгыйть белән Самат өч метр тирәнлектәге кар катламы астында калганнар. Әмма авылдашларым аларны үлемнән коткардылар. Б.Гарифуллин, М. Гыйматдинова, И. Сәүбанов, Р. Кәримов, Җ. Кыямова һәм башка бик күп иптәшләр, аеруча, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче авылдашыбыз Н. Рәҗәпова ана йөрәгеннән чыккан рәхмәтемне кабул итеп алсыннар иде”.

Җ. Әсәдуллина.

Туймәт авылы.

“Ленин юлында” – 23 март, 1979 ел.

 

40 ел элек

Югары Чегодай авылы халкы инде күпме вакыт суга тилмереп яши. Колонкаларда суның тамчысы да юк, ә коелар, мескен коелар, гамәлдән чыккан, тирә-ягы ишелгән, суы пычрак... (Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 21 март, 1984 ел.

Авылыбызда – Урманасты Үтәмештә бер бакча бар иде, ул колхозныкы саналды, хәзер беркемнеке дә түгел. Бакчаның мәйданы 9 гектар чамасы. Элек аннан байтак кына уңыш алып килдек. Бу колхозчыларның җиләк-җимешкә булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә иде. Вакыт узу сәбәпле, бакчаның коймалары череп ауды. Ә төзәтүче булмады, хәзер монда колхоз көтүе йөри. (Редакциягә килгән хаттан).

“Ленин юлында” – 21 март, 1984 ел.

24 мартта районда зур тантана булып үтте – яңа үзәк больница ишекләрен ачты... Анда республика клиник больницасы табибы Р.Ә.Зарипов төзүчеләргә Почет грамоталары һәм больницага лор органнары дәвалау аппараты бүләк итте.

“Ленин юлында” – 28 март, 1984 ел.

Иске Котыш участок больницасы баш врачы Николай Родионов ул көнне ауга Красная Поляна авылы янына юнәлә. “Буран” кышкы мотоциклы белән кырларны бер әйләнеп үткәч, ул урман тирәсендә бүреләр көтүенә юлыга. Ерткыч хайваннарның берсен пуля куып җитә, ә калган бүреләр урман эченә кереп кача.

“Ленин юлында” – 31 март, 1984 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев