«Иремне чыгарып ташлыйсым килә»
«Түшәктә ята. Хәзер мин кирәк аңа».
Яшь киленнәргә киңәшләремне җиткерәсем килә. Әгәр ирегез белән начар яшисез икән, түзмәгез, китегез. Минем тормышым китап язарлык.
Ирем һәрвакыт йөрде, эчте, кул күтәргән очраклары күп булды. Балалар үссен дип көттем. Хәтта 65 яшендә дә бер хатын белән йөреп китте. Бер көн әй пенсиясен таптыра, акча сорый. Теге бичә янына барасы килә моның. Шунда гына түземлегем калмады. Акчасын тоттырдым да, чыгып кит, тик бу өйгә башка кайтмыйсың. Хәзер малайларга әйтәм, дидем. Курыкты, китмәде. Балалардан курыкты инде. Аның каравы мине тагын ныграк кимсетә башлады. Син миннән башка кемгә кирәк? Гомер буе минем аркада гына ирле булып яшәдең, болай беркемгә дә кирәкмәс идең дип, кимсетте.
Аның бу сүзләреннән елый идем. 70е тулып барганда паралич сукты. Хәзер сөйләшә алмый, күбрәк түшәктә ята, торгызып утыртсаң гына утыра. Тагын мин карыйм. Ә кем карасын аны?! Мине мәсхәрә иткәннәре искә төшсә, чыгарып ташлыйсылар килә. Тик алай итә алмыйм. Түзәм. Яраткан кешең булса, сөешеп кенә яшәсәң, каравы җиңел булыр иде. Ә болай гомерем буе интектерде һаман да дәвам итә. Бер рәхәт күрмәдем".
Их, картлыкны алдан уйлый белсәк икән…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев