“Безнең Чирмешән” район газетасының 95 еллык юбилее
“Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” (1994 ел февраленә кадәр “Ленин юлында» – “По ленинскому пути”) район газетасының тарихы районыбыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Газетаның юлы җиңел генә булмаган — аның сәхифәләрендә җәмгыятебезнең күмәкләштерүдән алып бүгенге көнгәчә үсеш баскычлары – һәммәсе дә көзгедәге кебек чагылыш тапкан.
“Трактор”дан “Ленин юлында”га кадәр
Район газетасы 1931 елның мартында оеша һәм “Трактор” исеме белән дөнья күрә. Ул Беренче май партия райкомы, район башкарма комитеты һәм райпрофсовет органы була. Ник “Трактор“? Нәкъ шул чорда илне актив индустриализацияләү бара, гаҗәп техника – куәтле тракторлар безнең авыл хуҗалыгы районына да кайта башлый.
1933 елның 10 февраленнән башлап газета “Ленин юлында” —“По ленинскому пути” исеме белән бастырыла башлый. Ул еллардагы мәкаләләр хуҗалык алып баруның күмәк ысуллары өстенлеген, илнең икътисади эшен ныгытуда аның әһәмиятен пропагандалаган. Газета коллективлардагы барлык уңай тәҗрибәне, отышлы башлангычларны оператив рәвештә эләктереп алган, ил һәм партия тормышындагы мөһим вакыйгаларга колак салган.
Тыл тавышы
Бөек Ватан сугышы елларында район газетасы “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” – дигән лозунг белән басылган. Даими рәвештә танклар һәм самолетлар төзү өчен акча җыю мәсьәләләрен күтәргән, тыл кешеләренең батырлыгын сурәтләгән, аларның җиңү хакына тырышып хезмәт итүләрен яктырткан.
Хезмәткә хөрмәт һәм эшкә тугрылык
70 елдан артык гомер эчендә газетада бик күп мөхәррирләр алмашынган. “Трактор”ның беренче редакторы Бактиков булган, ул бер ел тирәсе эшләгән. 1931-1933 елларда аны С. Заһретдинов редакцияли. Аннан соң мөхәррир булып Г. Сафин, Г. Садыйков, Диндаровлар эшли. 1937 елдан 1961 елга кадәр мөхәррир эшен С. Мөхәммәтҗанов, 1961дән 1971гәчә Ә.Сөләймановлар алып бара. Шуннан соңгы елларда әлеге вазифаны К. Нигьмәтуллин, И. Зарипов, К. Ногмановлар башкарды.

Басманың рус телендәге тәрҗемә газетасы редакторларның хезмәте дә бәяләп бетергесез. Лифанов, Новиков, Белов, А.Платонов, И.Конев, И.Никонов – район газетасының икетеллелеге өчен –күп көч куючылар.
Аякка басу чоры һәм җиңүләр
Сугыштан соңгы елларда газета язмаларының тематикасы киңәя, төрлеләнә. Бу басма авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлекне арттыруга бәйле һәр яңалыкны кайнар яклый, хезмәт алдынгыларының казанышларын пропагандалый, күпсанлы патриотик башлангычларны хуплый, хезмәт коллективларына җиткерелгән бурычларны үтәргә өндәү юлында, район партоешмасы һәм совет органнарының иң якын ярдәмчесенә әверелә.
Яңа исем
1994 елның февраленнән газета “Безнең Чирмешән”–“Наш Черемшан” исеме белән чыга башлады, аның химаячеләре – халык депутатларының район Советы һәм район хакимияте.

Бүген аның гамәлгә куючысы – республиканың «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте.
1986 елдан алып 2024 елга кадәр редакция коллективын Кадыйр Шакир улы Гомәров җитәкләде.
Ул эшләгән елларда район басмасының тышкы кыяфәте, дизайны нык үзгәрә, яңа технологияләр: компьютерлар кулланыла башлый, заманча версткалау стандартлары үзләштерелә Эчтәлекле, кызыклы басмалар арта. Газетаның электрон версиясе – сайты булдыра.
2003 ел ахырында редакция коллективы яңа бинага күчте.
Дубляж буенча мөхәррир урынбасары булып 1971 елдан 2022 нче елга кадәр (51 ел) Евгений Алексеевич Ромин эшләде.

Хәзер Әлмәт шәһәрендә яшәүче ветераныбыз бик белемле. Аны без «аяклы энциклопедия» дип йөрттек.
Район газетасы бүген дә чирмешәнлеләрнең яраткан басмасы булып кала.
Безнең халык үзенең туган “гәзит”енә ышана һәм аңа бик теләп языла. Ә инде редакция әһелләре район тормышын, аның бай тарихын, шушы җирдә гомер итүче кешеләрнең гүзәл гамәлләрен тулы һәм әтрафлы итеп яктыртуны үзләренең бурычы итеп саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев