Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бу кызыклы

Дуңгыз баласы үзен урлаучыларны “саткан”

Без бу хакта язган идек

55 ел элек

 

Узган елда районда 343 гаилә төзелгән, шулардан 243 пар тантаналы язылышкан.

 

“Ленин юлында” – 5 гыйнвар, 1970 ел.

 

Девичья Поляна башлангыч мәктәбе укучылары 5 тонна металлолом җыеп, 172 сум акча эшләгәннәр. Әлеге суммага күрсәтмә материаллар, мәктәп кирәк-яраклары һәм ике укучыга кышкы киемнәр алганнар.

 

“Ленин юлында” – 7 гыйнвар, 1970 ел.

 

“Прожектор” колхозыннан (Шешминка авылы) ике дус хатын-кыз Яңа елга фермадан дуңгыз баласы урларга баралар. Берсе каравылчының игътибарын алып торган арада, икенчесе дуңгызны эләктергән, әмма хайван үзе белән нишләргә җыенганнарын “аңлап” чинап җибәргән. Дуслар качалар, әмма дуңгыз тавышы урлаучыларның кая баруларын күрсәтә. Караклар тотыла.

 

“Ленин юлында” – 7 гыйнвар, 1970 ел.

 

Бәркәтә мәктәбенең 7 “А” сыйныфы укучылары кышкы каникулда чаңгылар белән күрше Әлмәт районының Елховой авылы тарихи музеена экскурсиягә барганнар.

 

“Ленин юлында” – 9 гыйнвар, 1970 ел.

 

“Урал” колхозында (Кара Чишмә) хуҗалыклардан ашлама җыюга зур игътибар бирелә. Әлеге эштә колхозчылар да, мәктәп укучылары да актив. Бүгенге көнгә 26 центнер көл һәм 40 центнер тавык тизәге җыелган.

 

“Ленин юлында” – 10 гыйнвар, 1970 ел.

 

Быел район хезмәтчәннәре 31216 экземпляр төрле газеталар алдыралар. Кичәге почтадан: 17863 газета, 1000нән күбрәк хат, 100 тапкыр акча күчерү, 58 посылка, 100дән күбрәк телеграмма.

 

“Ленин юлында” – 10 гыйнвар, 1970 ел.

 

Бүген Орджоникидзе исемендәге колхозның машина-трактор паркында (Югары Кәминкә авылы) 20 трактор исәпләнә, 16 автомашина бар – икесе җиңел машина.

 

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

 

Колхозчыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе үсә. 1969 елда гына да Югары Кәминкә авылында (Орджоникидзе исемендәге колхоз) 81 телевизор санала, 14 кер юу машинасы һәм бер җиңел автомашина.

 

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

 

Акча-әйбер лотореясенең Яңа ел тиражы Чирмешән җитештерү юл участогыннан гараж мөдире Ю. Патинга зур шатлык китерде. Әнисе алган лотереяга 250 сумлык суыткыч отты.

 

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

 

Кармыш сигезьеллык мәктәбендә чит авыллардан йөреп укучылар өчен 54 кешелек интернат ачылды.

 

“Ленин юлында” – 16 гыйнвар, 1970 ел.

 

50 ел элек

 

1 гыйнварда районда 8211 вкладчы исәпләнә, аларның счетларында 6075,2 мең сум акча саклана. 1973 ел белән чагыштырганда вкладчылар саны 358 кешегә, ә вкладлар күләме 959,3 мең сумга арткан.

 

“Ленин юлында” – 25 гыйнвар, 1975 ел.

 

45 ел элек

 

1979 елда район халкына 70 җиңел машина, 114 мотоцикл, 337 телевизор, 451 радиоалгыч, 753 суыткыч сатылган.

 

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1980 ел.

 

Районның 228 авыл хуҗалыгы хезмәтчәне сәламәтлеген илнең төрле курортларында һәм санаторияләрендә ныгыттылар, 37 кеше ял йортларында ял итте, дистәләрчә кеше юллама буенча Болгариядә булды.

 

“Ленин юлында” – 1 гыйнвар, 1980 ел.

 

Ышанычлы сакчы

 

Урамда уйнаган малайлар, бакча башларына чыкканнарын сизмичә дә калганнар. Алар шунда йомшак чирәм чемченүче кечкенә 5 - 6 каз бәпкәсе күреп алалар. Якынрак килеп карасалар, шаккаталар: бәпкәләрне эт саклый. Тегесе, үзләренә таба килгән малайларны күргәч сагаеп кала һәм бу аңа ошамаганлыгын белдереп өрә башлый. Эт менә шулай хуҗасына тугры булып бәпкәләрен саклый икән. Малайлар, безнең дә шундый этебез булсын иде дип уйлап куйдылар.

 

(Редакциягә И.Хөснетдиновтан килгән хаттан)

 

“Ленин юлында” – 26 гыйнвар, 1980 ел.

 

40 ел элек

 

Бөек Ватан сугышының беренче җиде аенда районнан фронтка 61 колхоз рәисе (районда 63 колхоз булган), 216 кыр бригадирының 211е, 67 ферма мөдиренең 49ы, 12 авыл башкарма комитеты рәисе, 14 партия оешмасы секретаре, 46 номинклатура хезмәткәре, 205 механизатор киткән.

 

“Ленин юлында” – 12 гыйнвар, 1980 ел.

 

35 ел элек

 

1990 елның 1 гыйварыннан авыл җирлегендә электр энергиясе өчен түләү буенча яңа тариф кертелде -  1 киловатт өчен 1 тиен. Тик 1989 ел өчен (декабрьне кертеп) 1 киловатт өчен түләү 4 тиеннән булырга тиеш.

 

“Ленин юлында” – 20 гыйнвар, 1990 ел.

 

30 ел элек

 

1994 елның башыннан мәгълүматлар буенча, районда 7782 йорт исәпләнә, халык саны – 22 мең 372 кеше.

 

“Безнең Чирмешән” – 2 гыйнвар, 1995 ел.

 

“Ленин юлында” район газетасы исемен үзгәртте, ул хәзер “Безнең Чирмешән” дип атала.

 

“Безнең Чирмешән” – 2 гыйнвар, 1995 ел.

 

20 гыйнварда бензин бәясе үзгәрде: А-72 һәм А-76 – 1 литры 600 сум, АИ-91, 92, 93 – 700, дизель ягулыгы – 550 сум.

 

“Безнең Чирмешән” – 28 гыйнвар, 1995 ел.

 

25 ел элек

 

Районда 7 мең 500ләп пенсионер яши.

 

“Безнең Чирмешән” – 1 гыйнвар, 2000 ел.

 

“Агрохимсервис” акционерлык җәмгыяте авытомашина йөртүчеләренә Яңа ел алды көнендә дә эшләргә туры килде, 31 декабрьдә Шентала станциясенә бер вагон катлаулы ашлама – диаммоски кайтты. 6-8 гыйнварда тагын 3 вагон өстәлде. Барлыгы 350 тонна ашлама ташыйсы бар.

 

“Безнең Чирмешән” – 12 гыйнвар, 2000 ел.

 

Райтопта 500 тонна чамасы запас ташкүмер бар. Теләүчеләргә әлеге ягулыкны җирле базадан яки Шентала станциясеннән барып алырга мөмкин.

 

“Безнең Чирмешән” – 26 гыйнвар, 2000 ел.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев