Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәннең элеккеге Серебряный Ключ бистoсе халкы очрашмакчы

Иске Элмәле авылы янындарак урнашкан, узган гасырның 80 нче еллар ахырында юкка чыккан Серебряный Ключ поселогында яшәгән халык бу якшәмбе көнне очрашу үткәрә.

Заманында әлеге авыл ике урамлы булган, клубы, башлангыч мәктәбе эшләп торган. Соңрак халык, нигездә, Әлмәт шәһәренә, Иске Элмәле авылына күченгән.

Бүген бу урында урман үсә. Авылдашлар зиратка кайтып йөриләр, биредә очрашулар да үткәрәләр.

Күптән түгел авыл халкы, акча җыеп, зират тирәсен тотып алганнар. Авылдашлар әлеге максатка 200 мең сумнан күбрәк акча туплый алганнар, эшне дә, өмәләр үткәреп, үзләре башкарганнар.

Фото: Венера Герасимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев