Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәнлеләр кыенлыкларны да уен-көлке белән җиңә

Урамда язгы кояш елмая, күңелләрне күтәрә, табигать уяна. Кояшка ияреп кешеләрнең дә елмаясы, көләсе килә торган чор. Нәкъ шул вакытта – 1 апрельдә күпчелек илләрдә Көлке көне билгеләп үтелә. Уен-көлке, шаярту булмаса, тормышыбыз бөтенләй күңелсезгә әйләнер иде. Райондашларыбыз бу фикер белән килешәме?

Рәмилә Дәүләтшина (Түбән Чегодай авылы): - Тормышта төрлесе була: авыр чаклар да, җиңеле дә. Кайчак шундый кыен вакытларны, башыңа төрле уйлар килмәсен дип, уен-көлке белән уздырып җибәрсәң, алай җиңелрәк була кебек. Көлке көнендә инде үзем дә алдыйм, алданам да. Өченче улым да шаяртырга бик ярата. Шулай бер елны ашап утырганда шалтыратты да: “Әни, исәнме! Ничек хәлләрегез?” - дип сораштырды. Минем: “Улым, әллә кайтасызмы?” - дигән соравыма: “Юк инде, мин бит эштә” - дип җавап бирде. Бер-ике минут вакыт үтү белән килеп кермәсеннәрме үзләре. “Әллә бүген 1 апрель икәнен оныттыңмы, әни?!” - ди. Шундый күңелле булган иде.

Валентина Ефимова (Чирмешән): - Көлке көнендә күбрәк үзем шаяртам. 1 апрельдә алданмаска тырышам. Мәктәп елларыннан бер вакыйга истә калган. Сыйныфыбыз белән походка бардык. Учак янында утырабыз. Сыйныфташларым миңа: “Валя, носкиларың яна”, - диләр. Мин бит әле ышанмыйм, шаяртасыз, бүген 1 апрель, дим. Башымны иеп карасам, чыннан да, ут чаткысы минем носкига эләккән икән. Ышанмыйм диеп, менә шулай да була.

Әлфия Сөләйманова (Бәркәтә): - Шаяртырга яратабыз инде. Эшебез дә мәдәният өлкәсендә булгач, элек әле
1 апрельгә “Шаян сәхнә”, “Шаян-шоу” чараларын үткәрә идек. Мәктәп елларында да бер-беребездән аркаңа акбур буялган, күлмәгең ертылган, дип шаярта идек. 7 нче сыйныфта укыганда классташым Маратка (инде мәрхүм, дога булып барсын), сине Хафиз абый чакырды дип, директор кабинетына кертеп җибәргән идем.
10 нчы классны тәмамлагач очраштык та, Марат болай диде: “Кердем дә бастым. Хафиз абый “Ни йомыш, Гайфетдинов?” - ди. –Чакыргансыз  бит, дим. Үземнең колаклар яна. Хафиз абый башта “хмм” дип күзлеген салды, аннары “Бар, Гайфетдинов, икенче алдатма”,  - дип чыгарып җибәрде”. Шундый, бөтен нәрсәгә дә ышанучан иде ул  – Марат.

Ирина Ермолаева (Ульяновка): - Шаярып яшәсәң тормыш кызыграк инде анысы, сүз дә юк. Һәрвакыт оптимист булырга кирәк. Көлке көнендә, гадәттә, миннән мәктәптә балалар шаярта. Я “Өй эшен эшләмәдем”, диеп утыралар. Барып карасаң, “1 апрель белән!” дип көләләр. Я “Сезне чакыралар”, дип килеп керәләр сыйныфка. Барып карасам – беркем булмый. Шундый балаларча шаяртулар. Шаярырга ярый һәм кирәк тә. Тик чамасын белеп кенә. Уен-көлке белән берәрсен үпкәләтергә дә мөмкин бит.

Рөстәм Хәсәншин (Югары Чегодай): - Мин күбрәк алданам. Әле бер шундый очрак искә төште. Өйдә утырам. Бер таныш егет шалтырата. “Авылыгыз кибете янында торам. Машинаның радиаторында су беткән, алып чык әле”, - ди. Мин су күтәреп чыксам – кибет янында беркем юк. Ул үзе бөтенләй башка авылда бер мәҗлестә кунак булып утыра икән. Болай мин үзем кызык яратучы, уен-көлкеле, шаян кеше. Тормыш бит ул барыбер үтә, шуңа күрә “борынын салып”, йөзләренә гел канәгатьсезлек чыккан кешеләрне аңламыйм.

Мәҗүси Русьта 1 апрель йорт хуҗасының (домовой) уяну көне буларак билгеләп үтелгән. Аны, күп кенә урман рухлары һәм хайваннары кебек, кышка йокыга киткән дип санаганнар. 1 апрельдә кешеләр шаяртып, күңел ачып, йорт хуҗасының йокыдан уянуын каршылаганнар. Төрле шаян киемнәр киеп, бер-берсеннән көлү, шаярту гадәте булган. Россиядә 1 апрель - Көлке көне Петр I вакытында барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев