Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәндәге “Чәй” кафесында төзүчеләр эшли

Без бу хакта язган идек

50 ел элек

Кышкы чорда “Красный Октябрь” хуҗалыгында 350 центнер көл җыелды. Шуның 120 центнерга якыны Чирмешән урта мәктәбе укучылары өлеше.

“Ленин юлында” – 15 февраль, 1974 ел.

1973 ел йомгаклары буенча районда шикәр чөгендере җитештерү һәм сату буенча беренчелек “Шушма” колхозында (Бәркәтә). Бу хуҗалык татлы тамырның һәр гектарыннан 240ар центнер уңыш җыеп алуга һәм дәүләткә шикәр чөгендере сату планын 107 процентка үтәүгә иреште.

“Ленин юлында” – 15 февраль, 1974 ел.

Жданов исемендәге колхоз тракторчысы Барый Саттаров – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Ворошилов исемендәге колхоз бригадиры Анатолий Кузнецов “Почет билгесе” ордены кавалерлары.

“Ленин юлында” – 23 февраль, 1974 ел.

40 ел элек

Иске Кади мәктәбе укучылары Әлмәт драма театры артистлары белән очраштылар. Артистлар арасында Иске Кади урта мәктәбен тәмамлаган авылдаш Рәис Галиев та бар иде.

“Ленин юлында” – 1 февраль, 1984 ел.

30 ел элек

Лашман мәктәбе котельные өчен утын, ташкүмер эзләп интегәсе түгел: узган атнада котельныйга табигый газ килде.

“Ленин юлында” – 5 февраль, 1994 ел.

Район үзәгендә янгын аркасында зур зыян күргән “Чәй” кафесы, “Китаплар” кибете бинасы урынында төзүчеләр эш башлады. Бүген алар түбә ябу белән мәшгуль.

“Ленин юлында” – 5 февраль, 1994 ел.

Югары Чегодай авылының тулы булмаган урта мәктәбендә нибары 16 бала белем ала, шул исәптән беренче класста 3 бала укый.

“Ленин юлында” – 5 февраль, 1994 ел.

Әмирдә, ниһаять, балалар бакчасы ачылды.

“Ленин юлында” – 9 февраль, 1994 ел.

9 февральдән район газетасы “Безнең Чирмешән” исеме белән чыга башлады.

“Безнең Чирмешән” – 9 февраль, 1994 ел.

10 февральдән сыек газның бәясе 5 мәртәбә кыйммәтләнде. Элек бер баллон газ 736 сум торса, хәзер инде аның өчен 3 мең 675 сум акча түләргә туры килә.

“Безнең Чирмешән” – 16 февраль, 1994 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев