Чирмешәндә прораб Фәрит Исмәгыйлев суга батучы кызны коткарган
Без бу хакта язган идек
55 ел элек
Быел колхозларда кыр эшләрен тоташ механикалаштыру буенча байтак чаралар башкарыла. Күптән түгел районга “ЖБА-3,5” борчак суктыру жаткалары кайтты. Шулай итеп борчакны җыеп алу күпкә ансатлашачак.
“Ленин юлында” – 1 апрель, 1970 ел.
“Красный Октябрь” колхозы игенчеләре быел 600–700 гектардагы уҗымнарны самолет белән тукландырырга булганнар. Хәзер әлеге эш 260 гектарда башкарылган.
Самолет белән эшләү тиз дә, арзанрак та. Әйтик, моны кул белән эшләүгә 5–6 сум тотылса, самолет белән – 1 сум. Өстәвенә ашлама тигез дә таратыла.
“Ленин юлында” – 8 апрель, 1970 ел.
Юбилейлы ел югарычегодайлыларга зур бүләк белән килде. Монда яңа клуб файдалануга тапшырылды. Аны тантаналы ачуга күрше “Восход” һәм XXII партсъезд исемендәге колхозлардан да кунаклар катнашты. Алар яңа клубка зур бүләкләр алып килгәннәр. Рәсми өлештән соң, авыл яшьләре концерт куйды.
“Ленин юлында” – 17 апрель, 1970 ел.
40 ел элек
Чирмешән елгасы аша автомашина белән узып барганда, ХСМУ “Татсельхоздорстрой” тресты прорабы Фәрит Исмәгыйлев бозда тыпырчынган кечкенә кызны күреп ала.
Ир-ат күп уйлап тормыйча бозлы суга сикерә. Фәрит батучы янына килеп, аны кулыннан эләктереп ала һәм ярга алып чыга. Монда Чирмешән урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гөлүсә Мостафинага медицина ярдәме дә күрсәтелә. Ф. Исмәгыйлевның кыюлыгы белән кызның тормышын саклап калына.
“Ленин юлында” – 6 апрель, 1985 ел.
35 ел элек
Район хәзерләүчеләре югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алар 45,6 центнер сарык йоны җыеп, дәүләт заказын 228 процентка үтәделәр. Бу эшкә Хәйрислам Нуретдинов, Зәкиҗан Дәрҗеманов, Михаил Фадеев, Фазыл Зыятдинов, Госман Галәүтдинов һәм Мәүлет Нуретдинов аеруча зур өлеш керттеләр.
“Ленин юлында” – 3 апрель, 1990 ел.
Киров исемендәге колхозда (Утыз Имән авылы) терлекчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча күп хезмәт куела. Монда барлык уңайлыклары: телевизор, магнитофон, газета-журналлар белән терлекчеләр йорты бар. Зоотехник Рафис Гыйләҗев һәм ферма мөдире Илдус Юнысов тырышлыгы белән фермада радио да эшли. Ә Х. Гатауллин җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы монда электр белән җылытыла торган сауна да ясады.
“Ленин юлында” – 6 апрель, 1990 ел.
Чирмешән май-сыр заводы хезмәтчәннәре агымдагы елның 1 нче кварталында 100 тонна урынына – 115,6 тонна май, 120 тонна урынына – 125,3 тонна сыр ясады. Сөт эшләнмәләре җитештерү тулаем 3,4 процентка артты.
“Ленин юлында” – 17 апрель, 1990 ел.
30 ел элек
Дүшәмбе көннән ягулыкка бәяләр сизелерлек күтәрелде. Хәзер 1 литр бензин 1100, солярка 900 сум тора.
“Ленин юлында” – 26 апрель, 1995 ел.
25 ел элек
Безнең районда 281 Бөек Ватан сугышында катнашучы яши, аларның 131е – сугыш инвалиды. Тыл хезмәтчәннәре 2896 кеше.
Совет армиясенә алынып та сугыш хәрәкәтләрендә катнашмыйча, бу чорда намуслы хезмәт куйган һәм медальләр белән бүләкләнгән 54 кеше гомер итә.
“Безнең Чирмешән” – 8 апрель, 2000 ел.
Чирмешән икмәк комбинаты 2000 елның 1 нче кварталында 150,6 тонна ипи һәм 9 тонна булка эшләнмәләре җитештергән. Үзебездә җитештерелгән вермишельгә ихтыяҗ зур, аны сәүдә нокталарына 15 тонна озатканнар. Монда 42,1 центнер кондитер эшләнмәләре, 48,6 центнер колбоса, 3444 декалитр газлы су һәм 300 килограмм кисель җитештерелеп сатылган.
“Безнең Чирмешән” – 8 апрель, 2000 ел.
Безнең районда 2432 телефон ноктасы бар, шуларның 1820се квартираларда урнаштырылган. Чирмешәндә өч таксофон бар, өч сумлык жетоннар ярдәмендә алар аша башка шәһәрләр белән элемтәгә чыгып була. Быелның үткән өч аенда районнан 1789 телеграмма җибәрелгән, шул исәптән 42се – халыкара. 62956 телефон сөйләшүе булган, шуларның 399ы – СНГ илләре абонентлары белән.
“Безнең Чирмешән” – 12 апрель, 2000 ел.
“Суган утыртырга вакыт җитте. Бик кирәкле яшелчә. Ә миңа узган елның җәй ахырындагы хәл искә төште.
Бакчага суган алырга чыккан идем, шаккаттым. Түтәлләрдә сабагы гына пөхтә итеп өеп куелган, суганнары юк. Билгесез “ярдәмче” оста эшләгән – эзе дә калмаган.
Кеше күрмәслек вакытны да сайлаган.
Әлбәттә, сугансыз калмадык, әмма күңелдә үпкә калды: не по людски, подло...”
Т.Татрачинская, Түбән Кармалка авылы.
“Безнең Чирмешән” – 22 апрель, 2000 ел.
Бүген Бәркәтәдә 963 кеше яши: 419 ир-ат, 544 хатын-кыз. 26 сабый балалар бакчасына йөри, мәктәптә 102 укучы белем ала. Утыз ел элек авылда 2160 кеше саналган. Шуның өчен шаяртып Бәркәтәне “икенче Кытай” дип атауда хаклык та бар. 1979 елда монда 1556, 20 ел элек – 1015 кеше исәпләнгән. 1980 елда авыл мәктәбендә 700дән күбрәк бала белем алган, ә бүген исә 16 яшькәчә бәркәтәлеләр – 172 генә.
“Безнең Чирмешән” – 26 апрель, 2000 ел.
Узган айда районда 210 бала стационар дәва алды, 1 яшькә кадәрге 49 сабыйга медицина ярдәме күрсәтелгән.
Районда 5 бала шикәр диабеты белән авырый, онкология чирләре белән 5, үпкә чирләреннән 2 бала җәфалана. Әлеге балалар диспансер исәптә тора.
“Безнең Чирмешән” – 26 апрель, 2000 ел.
20 ел элек
1998 елда районда чистарту корылмасы файдалануга тапшырылды. Әлеге системага район үзәгендәге күп фатирлы йортлар һәм административ биналар тоташтырылды. Чистарту корылмасы тәүлегенә 700 куб.метр юынтык суларны чистартуга сәләтле.
“Безнең Чирмешән” – 13 апрель, 2005 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев