Чирмешәндә яшәүче ингуш якташыбыз хәер бирүдән дә тәм таба
Чирмешәнлеләр аны Мөхәммәт дип беләләр. Район үзәгендә яшәүче бердәнбер ингуш милләте вәкиле белән якыннанрак танышырга булдым.
Кышын балык, җәйләрен җиләк-җимеш, яшелчәләр сатучы, һәркемгә ачык, аралашучан сәүдәгәрнең тулы исеме Хасмөхәммәт Машхоев икән. Тумышы белән Ингушетиянең Карабулак шәһәреннән. Безнең районга 2010 елда килгән.
-Туганнан туган абыем Татарстанның Зәй районында яши иде. Өйләнгәч, аларга кунакка килдем. Бик ошады бу яклар, гаиләм белән күченергә булдым, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. – Без Әлмәттә төпләндек, өч кызым, улым шунда мәктәптә укыдылар. Анда да сәүдә белән шөгыльләндем. Хәтерлисездер, 2010 елда корылык булды, күпләрнең бәрәңгеләре уңмады. Шул елны Чирмешәнгә беренче тапкыр әлеге яшелчәне сатырга дип килгән идем.
Хасмөхәммәт Җабраил улы шулай итеп безнең районда төпләнеп кала.
-Чирмешәнлеләр сезне ничек кабул иттеләр?
-Монда урнашкач, җирле халык бик тиз ияләште миңа. Менә инде биредә яшәвемә 14 ел, шушы вакыт эчендә миңа бер генә начар сүз әйтүче дә булмады. Барысы да якты чырайлы, аралашучан, дустанә мөнәсәбәттә. Үзем дә һәркемгә ачык булырга тырышам. Башкаларга карата яхшы, хөрмәтле, мәрхәмәтле икәнсең, сиңа да шундый караш.
-Гомумән, Чирмешән сезнең өчен...
-Татарстан, шул исәптән Чирмешән дә хәзер икенче туган җирем сыман. Миңа төрле районнарда булырга туры килде: Минзәләдә, Мамадышта. Кая гына барсам да, яхшы каршы алалар, үз итәләр. “Син ингуш, үз ягыңа кит” дигән сүзләр ишетергә туры килмәде. Чирмешән бит күпмилләтле район. Монда татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар, әрмәннәр, әзербайҗаннар, үзбәкләр – кемнәр генә юк. Иң мөһиме – барысы да дус яшиләр, үзара низаглар килеп чыкканы юк. Хәтта берара, китәм дигәч, бик күпләрдән “Китмә инде, барыбыз да сиңа өйрәндек, ияләштек” дигән сүзләр ишеттем.
-Туган ягыгызда еш буласызмы?
-Елына бер мәртәбә булса да кайтып киләм. Нәселебез бик зур. Безнең якларда тейпларга бүленеп яшиләр. Туйлар, бәйрәм мәҗлесләре үткәргәндә шулкадәр күп кеше җыела, хәтта урын да җитми. Безнең милләтнең бер матур сыйфаты – без (сезнең кебек үк) бик кунакчыл халык, аннан соң өлкәннәргә карата хөрмәтне дә атап үтәсем килә. Бер генә мисал: әгәр бүлмәдә миннән яшьрәк унлап кеше утыра торган булса да, мин килеп керүгә, алар барысы да мине аягүрә басып хөрмәтләячәк. Өлкән кеше бүлмә түренә үтеп утырганчы шулай басып торалар. Бу инде яшьтән үк олыларга хөрмәт тәрбиясе. Үз милләтем белән бик горурланам.
-Сезнең өчен туган як төшенчәсе?
-Туган җиремдә йөргәндә, үземнең кем һәм нәрсә аркасында шундый кеше булуымны тоям. Ниндидер илһам килә. Якташларыбыздан хөрмәт һәм ихтирам өстәмә көч бирә. Туган як – әти-әни, гаилә, балалар, туганнар, сине үстергән, кеше иткән төбәк. Ул һәрвакыт күңелдә, сагындырып тора. Безнең якта бит климат башкачарак. Һава температурасы мондагыга караганда югарырак булса да, ул сизелми, анда тын алуы иркен. Таулар булгач, һавасы саф.
-Сез безнең районда бердәнбер ингуш. Туган телегез онытылмыймы? Монда үзегезчә аралашырга кеше юк бит...
-Бер сүзе дә онытылмый. Балалар, тормыш иптәшем Зарета, туганнар, дуслар белән гел аралашып торам. Хәзер инде бераз татарча да аңлый башладым.
-Ә гаиләгез хәзер яныгызда түгел. Алар кайда?
-Балалар мәктәпне тәмамлагач, гаиләмне Кисловодскига җибәрдем. Хәзер балалар барысы да һөнәрле, эшлиләр. Киләчәктә я алар минем янга күченеп килер, я мин алар янына китәрмен.
-Бервакыт улыгыз да килгән иде бугай.
-Әйе, берничә ел элек улым бераз монда торды. Былтыр кызларымның берсе килгән иде.
-Еш кына сезнең сатып алучылардан акча алмавыгызга да игътибар иткәнем бар...
-Кешенең матди хәле күренеп тора бит. Мохтаҗларга, әбиләргә, бабайларга хәер бирергә тырышам. Күңелем шулай куша. Аларның бер рәхмәтеннән ничектер рәхәт булып китә. Аннан соң шуны да сизәм: хәерне күбрәк биргән саен, Аллаһы сиңа күбрәк кайтара. Авыру, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне күрсәм, күңелемне ниндидер бер авыр хис биләп ала. Шуңа аларны яшелчә, җиләк-җимеш биреп булса да сөендерим дим. Балаларым да шундый. Улым килгән иде дидем бит. Миңа сатуда ярдәм иткәндә: “Әти, бу әбигә хәер бирим әле, менә бу кешегә бирик”, дия иде. Җылы сүзләр әйтүдән һәм игелекле эшләр башкарудан курыкмагыз. Учакка күбрәк утын салган саен, җылылык шулкадәр күбрәк кайтачак, - дип бер шагыйрь сүзләрен искә төшереп, әңгәмәдәшем үзенең сәүдә ноктасы янына ашыкты.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев