Чирмешән умарталары чәчәк балы җыеп рәхәтләнә
Узган бәйрәм ялларында табигатебез тәмам чәчәкләргә күмелде. Яз иртәләде шул, әнә апрель азагында ук шомыртлар чәчәк атты. Чияләрне генә күрегез - ап-ак!
Район үзәгенең Кояшлы урамында яшәүче Мортазиннарның грушасы да май аен көтмәгән, агач шау чәчәктә.
- Ул елдагыдан иртә чәчәк атты, гадәттәгечә, яфрагыннан чәчәге күп. Җимеше дә уңа, тик ул әчерәк, авызны бөрештерә торган. Кисеп тә ташларбыз дигән идек, кул бармый: мәрхүм әти истәлеге, ул утырткан иде, - ди Лилия Мортазина.
Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә дип җырласалар да, алмагачлар да анда кадәр көтмәсләр сыман, аларның кайбер сортлары чәчәк атарга старт көтә. Җылы, чәчәкле табигатьтә умарталар рәхәтләнә инде, алар эштән тәм таба бугай.
Узган бәйрәм ялларында табигатебез тәмам чәчәкләргә күмелде. Яз иртәләде шул, әнә апрель азагында ук шомыртлар чәчәк атты. Чияләрне генә күрегез - ап-ак!
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев