Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешән районы егете “Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшкән

Күтәмә егете Иван Тузов бик зур шау – шу уяткан “Зөләйха күзләрен ача” сериалында кызылармияче ролендә төшкән.

14 сентябрьдә Чистай шәһәренең суднолар ремонтлау заводы кино төшерү мәйданчыгына әйләнә. Монда күмәк күренешләрдә катнашу өчен, Чистайның күппрофильле көллиятендә белем алучы студентларны да чакырганнар, араларында якташыбыз Иван Тузов та булган. Үзен артист роленда сынап караган Иван белән без телефон аша сөйләштек.

-Егетләрнең күпчелеге күмәк күренештә “массовка”да репрессияләнеп сөрелгәннәрне уйнадылар. Берничә кешене, шул исәптән мине дә, кызылармиячеләр ролена сайлап алдылар. Безгә хәрби форма, мылтык бирделәр, - ди Иван. – Миңа немец овчаркасы белән төшәргә туры килде. Элек этләрдән бик курка идем, ләкин Бил белән “уртак тел” таптык. Безне сериалның өченче сериясендә күрсәттеләр. Мин ун минутка якын кадрда булдым.

Иван әлеге китапны укымаганын таныды, ләкин фильмны караган һәм ул аңа ошаган.

Чистайда кино төшерү төркеме бер көн, иртәнге сәгать 7 дән кичке 9 га кадәр эшләгән.

-Миңа кинога төшү бик ошады, алган тәэсирләр озакка барыр. Дөрес, көнозын кирза итекләрдә йөрү бик җиңел булмады. Аннан соң һәр эпизодны берничә кат төшерәләр, 5-6 дубль ясыйлар. Гел бер әйбер бит ул, туеп бетәсең, - ди әңгәмәдәшем. - Монда без танылган артистларны: Чулпан Хамматованы, Сергей Маковецкийны, Евгений Морозовны, Роман Мадяновны, Александр Башировны күрдек. Артистларның хезмәте бик авыр булуына да инандык.

Кинога төшкән студентларга бераз акча да түләгәннәр, ләкин егетләр өчен иң мөһиме – шундый зур вакыйгада катнашу.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев