«Бианай иремне алып кайтып китте»
«Ә мин бәби тудыру йортында».
"Бианай. Һаман да шул бианай. Йөкле булуыма карамастан, сүзгә килешүебездән файдаланып, сәламәтлегенә зарланып, иремне үзенә кайтарды. Ирем аңлатуымны да тыңлап тормый, шул сүзгә килүебездән әйберләрен бер сумкага җыйды да әнисенә чыгып китте.
Әлеге көндә бала тудыру йортында ятам. Шушы көннәрдә балабыз дөньяга аваз салачак. Ирем бер дә шалтыратмый. "Әгәр дә безне роддомнан каршы алмаса, баламның йөзен дә күрмәячәк" дип сүз бирдем. Яшәсен әнисе белән..."
Бианай белән килен арасындагы аңлашылмаучанлыклар турында күп хатлар килә. Нәрсә бу? Киленне көндәш итеп күрүме? Әллә бианайны үз әниең белән чагыштырып, аның кимчелеклрен эзләүме? Ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев