Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

“Безнең Чирмешән” газетасы хезмәткәрләре эшен ябалаклар да күзәтеп тора

Алар – берьюлы биш ябалак баласы район газетасы редакциясе каршындагы чыршыларга менеп кунакладылар.

Кичке сәгать сигезләрдә, эңгер-меңгер вакытта килгән бу кунаклар, безне сабыр гына бераз күзәткәннән соң, башка урынга очып киттеләр. Алай да үзләрен фотога төшереп өлгердек.

Район гербында да урын алган тере ябалакны күргән юк иде әле, шуңа күрә бу хәл кызык тоелды.

Ябалак – акыл һәм белем символы. Бу ерткыч кош аеруча төнлә, караңгыда яхшы күрә, тавышны яхшы тоя, кимерүчеләр белән туклана икән. Ябалаклар уртача 10-15 ел яши, Россиядә аларның 17 төре бар.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев